Accessibility links

Кайнар хәбәр

Володин мобилизациядән качучылар исемлекләре төзелүен белдерә


Казакъстандагы "Сырым" чик капкасы янында
Казакъстандагы "Сырым" чик капкасы янында

Бу хакта Русия думасы рәисе Вячеслав Володин әйтте. “Алар китә һәм кемнең, кайда ни өчен китүен беркем дә күрми дисезме әллә?”, дигән Володин. Шул ук вакытта Русия думасының саклану комитетында РИА “Новости”га мондый исемлек алып барылмый дигәннәр.

Русия хакимиятләре мобилизация игълан ителгәннән соң илдән китүче русияләрнең исемнәрен теркәп бара. Бу хакта Русия думасы рәисе Вячеслав Володин белдерде. Ул әлеге исемлекнең нәрсә өчен төзелүен аңлатмый, әмма Русиягә кире кайтсалар, бу кешеләргә нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш дигән сорау бар ди. Володинның сүзләрен хөкүмәтнең "Российская газета" басмасы язды.

"Алар китә һәм кемнең, кайда ни өчен китүен беркем дә күрми дисезме әллә?", дигән Володин 28 сентябрьдә Дума утырышында. Аның сүзләренчә, русияләр мобилизациядән качып, Мәскәү "тотрыклылык булдырган" Евразия икътисади берләшмәсе илләренә китә. Китүчеләр кайтачак, дигән ул.

Китүчеләрнең күбесе чик буендагы озын чиратлар аркасында машиналарын Русиядә калдыра. Дума рәисе бу машиналарны Украинага каршы сугышка киткән хәрбиләрнең гаиләләренә тапшырырга тәкъдим итә. "Шулай дөрес булыр", дигән ул. Әлегә бу канун буларак тәкъдим ителмәде.

Шул ук вакытта Русия думасының саклану комитетында РИА "Новости"га мондый исемлек алып барылмый, чикне үтеп чыккан барлык ватандашларның бердәм базасы гына бар дигәннәр.

Узган атнада өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, йөзләрчә мең кеше Русиядән китте, башка илләр белән чикләрдә дистәләрчә чакрымга сузылган машина тыгыннары хасил булды. Тимер юл һәм очкычларга билетлар кыйбатланды.

Мобилизациядән качучыларна кабул итәргә Германия белән АКШ ризалашты, әмма бу илләрнең Русия белән чикләре юк. Качучылар беренче чиратта Казакъстанга, Үзәк Азиянең башка илләренә һәм Грузиягә китә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG