Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда якындагы өч елда ике хәрби зират барлыкка киләчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул Уфа һәм Чишмә районнарында урнашачак.

Башкортстанның Уфа һәм Чишмә районнарында хәрби дан мемориаль зиратлары барлыкка киләчәк. Республика хөкүмәте карары белән аларны 2022-2025нче елларда булдырмакчылар. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә, документ республиканың хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыккан.

Русиядәге хәрби-мемориаль зиратларга үзе исән чагында дәүләт алдындагы казанышлары өчен бүләкләнгәннәр җирләнә, дип искәртелә. Сүз югары дәүләт бүләкләре кавалерлары, хөкүмәт әгъзалары, хәрби җитәкчеләр, дәүләт премияләре лауреатлары турында бара.

Уфада мемориал хәрби зират – Сергиев зираты бар, хәзер ул җирләүләр өчен ябык. Биредә аерым һәм күмәк каберлекләрдә 1300ләп сугышчы күмелгән. 1955 елда Сергиев зиратында Икенче дөнья сугышында һәлак булучы хәрбиләр хөрмәтенә кара граниттан эшләнгән һәйкәл ачылган. 2012 елда зиратка тарихи-мемориал һәйкәл статусы бирелде.

24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланды. Украинадагы сугышка җибәрү өчен Башкортстанда батальоннар төзелде. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу батальоннар – нәкъ менә республика башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән төзелгән.

Шәйморатов исемендәге батальон сугышчыларының хәрби күнегүләрне тәмамлап якында сугышка китәчәге 8 августта гына хәбәр ителгән иде әле. Әмма инде биш шәйморатовчының үлеме билгеле.

18 сентябрьдә Башкортстанның Шәйморатов батальонында беренче үлем рәсми танылды. 28 яшьлек Денис Фәтхетдиновның ике улы ятим калды, ул 11 сентябрьдә һәлак булган.

20 сентябрьдә Шәйморатов батальоны сугышчылары белән бергә киткән 45 яшьлек Илшат Имангуловның үлүе билгеле булды.

Кичә - 28 сентябрьдә батальонның тагын бер сугышчысы - 49 яшендәге Ришат Низамовның һәлак булуы беленде. Ул 21 сентябрьдә үлгән. "Шәйморатов" батальоныннан Украинада ятып калган тагын ике башкортстанлының исемнәре билгеле, алар – Фиданур Җиһаншин һәм Вадим Кучербаев.

Шул ук вакытта Башкортстан ир-егетләрен Украинага озатуын дәвам итә, 21 сентябрьдә Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителде.

  • Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны ягыннан Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында алдынгы сафларда.
  • Азатлыкның ачык чыганаклардан туплаган исемлегендә Башкортстаннан Украинадагы сугышта һәлак булган кешеләр саны 209га җитте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG