Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция Собчакка "дәүләт хакимияте хакында фейклар тарату" турында җинаять эше ачуны таләп итә


Ксения Собчак
Ксения Собчак

Собчакның Youtube-каналында режиссёр Виталий Манский белән әңгәмәсе чыкты. Манский Мәскәү халыкара кинофестивален әзерләгәндә бюджет акчаларының кимендә  85 проценты урлана диде. Режиссёрга яла ягу турында эш ачылгач, шаһит буларак Собчактан да сорау алганнар иде.

Полиция Ксения Собчакка Җинаять кодексының 207.3маддәсе (дәүләт оешмаларының үз вәкаләтләрен башкаруы турында ялган мәгълүмат тарату) нигезендә эш ачу өчен тикшерү комитетына материаллар юллаган. Бу хакта хокук саклау оешмаларындагы чыганагына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Полиция Собчакның гамәлләрендә "дәүләт хакимияте турында ялган мәгълүматлар тарату" билгеләре бар дип саный. Бу маддә нигезендә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре мөмкин.

Тикшерү башлауларының сәбәбе – Ксения Собчакның Youtube-каналында режиссёр-документалист Виталий Манский белән чыккан әңгәмәсе. Бу әңгәмәдә Манский Мәскәү халыкара кинофестивален әзерләгәндә бюджет акчаларының кимендә 85 проценты урлана дип бәяли һәм Русия мәдәният министрлыгыннан бүленгән акчалар белән уздырылучы башка чаралар турында да телгә ала.

Сентябрьдә, Мәскәү халыкара кинофестивале президенты Никита Михалков язган гариза нигезендә, полиция Манскийга "яла ягу" турында җинаять эше ачты һәм аны федераль эзләүгә бирде. Ул чакта Собчакның үзеннән шаһит буларак сорау алдылар.

ТАСС хәбәренчә, сорау алган вакытта ялган мәгълүматны кем ясады һәм урнаштырды дигән сорауга Ксения Собчак "барысы өчен дә үзем җавап бирергә әзермен", чөнки бу материалның мөхәррире яки режиссёрлары юк дигән.

"Шул сәбәпле, тикшерүчеләр журналистның гамәлләрендә җинаять билгеләре тапкан. Собчакка карата җинаять эше ачу күрсәтмәсе Мәскәү тикшерү комитетына юлланган", дигән ТАСС чыганагы.

Җинаять эшен ачу-ачмау турындагы карарны тикшерү комитеты бер ай эчендә кабул итәргә тиеш.

2018 елда Ксения Собчак "Барысына да каршы намзәт" буларак президент сайлауларында катнашкан иде. Ул Казанга килгәч мәктәпләрдә татар теленә һөҗүмне туктатырга чакырды.

Татар телен яклап чыгышлар ясаган Ксения Собчак Татарстанда 1,33% тавыш җыя алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG