Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия басып алган Херсонда җирле халыкны "иләктән үткәрү" чаралары көчәя


Русия хәрбиләре Херсонда. Архив фотосы
Русия хәрбиләре Херсонда. Архив фотосы

Шулай ук ул шәһәрдә җирле халыкны тоткарлау очраклары көчәйгән. Баштарак активистларны, Украина иминлек хезмәте хезмәткәрләрен генә тоткарласалар, "хәзер бөтен кешене рәттән" тоткарлыйлар дип искәртелә.

Русия гаскәрләре оккупацияләгән Херсонда халыкны фильтрлау чаралары көчәя. Бу хакта Крым.Реалиига Херсон өлкәсе шурасы башлыгының беренче урынбасары Юрий Соболевский хәбәр иткән.

"Фильтрлау чаралары даими көчәеп тора. Һәр тапкырында көчәя дибез, моннан да ныграк булмас кебек. Тик алар тагын нәрсә дә булса эшли. Каршылык күрсәтүче хәрәкәтләрне эзлиләр, Украина кораллы көчләренә булышучы, хәрби техниканың кая хәрәкәт итүе турында мәгълүмат бирүче кешеләрне. Алар моны мөһим дип саный, чөнки анда калган кешеләр геолокацияне төгәл координаталары белән тапшыра, безнең күзләүнең мәгълүматы күп булуын аңлыйлар", дип хәбәр иткән Соболевский.

Шулай ук ул шәһәрдә җирле халыкны тоткарлау очраклары көчәюен искәрткән.

"Каршылык хәрәкәтенә катнашы булмаучыларны да тоткарлыйлар. Иң куркынычы: туганнары Русия хәрбиләренә, Мәскәү куйган хакимияткә мөрәҗәгать иткәч, бездә андый кеше юк, без аны алып китмәдек, дигән җавап кайтаралар", дигән Соболевский.

Херсон журналисты Рөстәм Авдеев әйтүенчә, башта активистларны, Украина иминлек хезмәте хезмәткәрләрен, полицияне тоткарлаганнар.

"Аннан соң бөтенләй мантыйксыз тоткарлаулар башланды. Хәзер укытучыларны да тоткарлыйлар. Тәгаен генә кемнедер тоткарлыйлар дип булмый, бөтенесен рәттән тоткарлыйлар. Нинди формула нигезендә икәне аңлашылмый, әмма бу Украина яклы булучыларга кагыладыр кебек", дигән Авдеев Крым.Реалиига.

  • Русия хәрбиләре Херсонны март башында басып алды. Сентябрь ахырында өлкәнең оккупацияләнгән җирләрендә Мәскәү референдум дип атаган чаралар уздырдылар.
  • 30 сентябрьдә президент Владимир Путин дүрт төбәкне аннексияләү турындагы документларны имзалады.
  • Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләрен Русия кайсы чикләрдә аннексияләве турында Кремль ачыклама бирә алмады. Путинның сүзчесе Дмитрий Песков Мәскәү "төбәкләрнең халкы белән киңәшләшүен дәвам итәчәк" дип җавап бирде.
  • Киев берничә мәртәбә аннексияләү турындагы референдумнарны танымавын һәм яулап алынган җирләрне Русиядән азат итәчәген әйтеп килде.
  • Украинаның дүрт төбәген Русиягә кушу турындагы референдумнарны әлегә Русиянең үзеннән башка дөньяның бер генә иле дә танымады.

Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG