Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль Херсон һәм Запорожье өлкәләрен кайсы чикләрдә аннексияләвен аңлата алмый


Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Оккупацион җитәкчелекнең бу төбәкләрне Украинадан нинди чикләрдә аерып алуы һәм чыгаруы Путин имзалаган килешүләрдә дә, аның фәрманында да, референдум сорауларында да әйтелми.

Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләрен Русия кайсы чикләрдә аннексияләве турында Кремль ачыклама бирә алмады.

Бу хактагы сорауны бүген, 3 октябрьдә узган брифингта Путинның сүзчесе Дмитрий Песковка бирделәр. Песков журналистларга Мәскәү "төбәкләрнең халкы белән киңәшләшүен дәвам итәчәк" дип җавап бирде.

30 сентябрьдә президент Владимир Путин аннексияләү турындагы документларны имзалады. Алданрак ул бу төбәкләрнең Украинадан бәйсезлеген тану турында фәрман имзалаган иде, моны Мәскәү контроле астында узган референдум дип аталган чара нәтиҗәләренә нигезләнеп эшләде.

Оккупацион җитәкчелекнең бу төбәкләрне Украинадан нинди чикләрдә аерып алуы һәм чыгаруы Путин имзалаган килешүләрдә дә, аның фәрманында да, референдум сорауларында да әйтелми.

Референдумнар узганчы, Мәскәү куйган хакимиятләр Украинаның Николаев өлкәсендәге басып алынган бер өлеше Херсон өлкәсенә кушылуын белдерде.

Ә Запорожье өлкәсенең үзәге – Запорожье шәһәре сугыш башыннан Украина контролендә кала бирә. Февральдә Русия һөҗүм иткәнче, төбәкнең 43 проценттан артык халкы биредә яши иде.

Херсон һәм Запорожьеның Киев контролендәге өлешләре Мәскәү фикеренчә Русия җирләреме, дигән сорауга Песков: "Әлегә өстәп әйтердәй сүзем юк", дип белдерде. Ул чикләргә кагылышлы җавап бар, "без бу өлкәләрдә яшәүчеләр белән киңәшләшүне дәвам итәчәкбез", диде.

Донецки өлкәсенең күпчелек өлеше дә Киев контролендә, украин гаскәре анда уңышлы рәвештә һөҗүмгә күчте.

Киев берничә мәртәбә аннексияләү турындагы референдумнарны танымавын һәм яулап алынган җирләрне Русиядән азат итәчәген әйтеп килде. Украинаның дүрт төбәген Русиягә кушу турындагы референдумнарны әлегә Русиянең үзеннән башка дөньяның бер генә иле дә танымады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG