Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия: Русиянең мобилизацияләнүчеләрне генә түгел, көзге чакырылышка килүчеләрне дә әзерләү мөмкинлеге юк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Быел Русиядә көзге чакырылыш бер айга соңарып уздырыла, ул 1 ноябрьгә билгеләнгән. Британия саклану министрлыгы мондый кичегүнең сәбәбе - Русиянең күп санлы хәрбиләрне әзерләү һәм кирәкле әйберләр белән тәэмин итү мөмкинлеге булмау дип саный.

Русия хакимиятләре көзге чакырылышка килүчеләрне әзерли, урнаштыра һәм коралландыра алмаячак. Бу хакта Британия хәрби күзләвенең яңа хисабында әйтелә. Владимир Путинның 120 мең егетне хәрби әзерләү өчен көзге чакырылыш уздыру турындагы фәрманын искә алганнар. Русия президенты документны 30 сентябрьдә имзалаган иде.

Канун нигезендә мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучылар сугышта катнашу өчен Русиядән читкә җибәрелә алмый, әмма моңа кадәр "срочник" солдатларның да фронтка җибәрелүе рәсми билгеле булган иде.

Британия күзләве мәгълүматынча, чакырылыш циклы 1 ноябрьдә башланачак. Бу башка вакытлар белән чагыштырганда бер айга соңрак. Британия саклану министрлыгы чакырылышны бер айга кичектерүләре - Русиянең күп санлы хәрбиләрне әзерләү һәм кирәкле әйберләр белән тәэмин итү мөмкинлеге булмавын күрсәтә дип саный.

"Мобилизацияләнгән һәм чакырылганнарны урнаштыру, хәрби әзерләү, кирәкле әйберләр белән тәэмин итүдә проблемнар зур. Русиянең административ һәм логистик системнарындагы җитешсезлекләр бу тырышлыкларны какшатуын дәвам итәчәк", диелә хисапта.

21 сентябрьдә Русиядә мобилизация игълан ителгән иде. Шул вакыттан бирле сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр күренә башлады. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарлана, ятаклары да булмган казармаларның видеоларын төшерә, күгәргән корал бирүләре турында сөйли.

Кешеләргә хәрби комиссариатларда дарулар исемлеге бирелә, алар аны үзләре сатып алырга тиеш. Бу исемлектә вирусларга каршы, авыртуны баса торган, эч йомшаганнан дарулар, шулай ук жгутлар һәм кан агуны туктата торган препаратлар да бар. Мобилизациянең беренче көннәрендә кешеләр беренче чиратта жгут һәм яраны бәйләү өчен кулланыла торган әйберләрне сатып алып бетерделәр, дип хәбәр ителде.

Күптән түгел АКШның Лос-Анжелес шәһәрендә яшәүче, милли иҗтимагый тормышта актив катнашучы Айгөл Гыймранова Азатлык белән әңгәмәсендә мобилизациягә фикер белдерде.

"Моны өлешчә мобилизация дип атадылар атавын, ләкин тулы мобилизация дә булачак. Күгәргән мылтык тотып, HIMARS-ларга (Америкада җитештерелә торган мобил ракет комплексы) каршы сугышырга кеше күп кирәк булачак әле. Калашников автоматы тотып, Байрактарга (Төркиядә җитештерелә торган кораллы дрон) каршы сугышып булмавын авыл егете дә аңларга тиеш кебек" диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG