Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда баласын "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресенә кертмәгән ата-анага мәктәп опека оешмасы белән янаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәктәп җитәкчелеге әйтүенчә, әгәр бала бер сәбәпсез дәресләргә йөрми икән, аны "караучысыз" дип табулары, гаиләне исәпкә куюлары бар.

Башкортстанда баласын "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" ("Разговоры о важном") дәресеннән азат итүне сорап гариза язган ата-анага мәктәп укучыны "караучысыз" дип тану белән янаган.

Мәктәп җитәкчелегенең бу документы "Укытучылар альянсы"ның Telegram-каналында чыккан.

Документта әйтелгәнчә, әгәр укучы нинди дә булса дәресләрне сәбәпсез калдырса, башта ата-ана белән мәктәп мөдире сөйләшәчәк, соңрак балигъ булмаучылар эшләре комиссиясе дә кушылырга мөмкин. Комиссия исә үз чиратында мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә ала, "ата-ана бурычларын үтәмәгән өчен" административ җаваплылыкка тартулары бар диелә. Моннан тыш документта балигъ булмаучылар эшләре комиссиясе һәм опека оешмалары баланы караучысыз дип табарга һәм гаиләне исәпкә куярга мөмкин диелгән.

Мәктәп җитәкчелеге әйтүенчә, "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр"не мәгариф министрлыгы дәрестән тыш эшчәнлеккә керткән. Әмма "Укытучылар альянсы" билгеле бер дәресләр ата-ана карамагында кала, дип хәбәр итә.

"Мәктәп дәреснең мәҗбүри булуын мәгариф министрлыгы хаты белән нигезли. Әмма "хат" дигән жанрдагы документ юридик яктан мәҗбүр итә алмый. Бу – канун түгел", диләр "Альянс"та.

Бу уку елыннан Русия мәктәпләрендә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес кертелде.

Русия Мәгариф министрлыгы чыгарган методик кулланмаларда Русиянең һөҗүме Украинадагы урыс булган кешеләргә ярдәм итү, ә Русия гаскәренең гамәлләре хәрби каһарманлык дип аңлатыла.

Август ахырында "Укытучылар альянсы" укучыларның ата-аналарын "балаларны пропаганда дәресләренә җибәрмәскә", ә укытучыларны бойкот ясарга чакырды.

Баланың мәктәптә һәр дүшәмбе уза торган "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресләренә йөрүе мәҗбүри түгел һәм моны берничә канун белән нигезләп була, дип сөйләде адвокат Анна Каруличева да.

"Мәгариф турындагы" канун укытучыларга һәм белем бирү оешмаларына мәгариф эшчәнлеген сәяси агитациядә куллануны, белем алучыларга сәяси, дини һәм башка карашларны мәҗбүриләр тагуны тыя.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG