Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр"гә кермәгән укучыга мәктәп психологы "проблемнар" белән янаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Күптән түгел мәктәп җитәкчелеге укучының әти-әнисен опека оешмасы белән куркыткан иде.

Башкортстанда "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресенә кермәгән өчен мәктәп психологы укучыга "проблемнар һәм штрафлар" белән янаган. Бу хакта "Вёрстка"га укучының әнисе – Әлшәй районының Раевка авылында яшәүче Алёна Щербакова сөйләгән.

Малайның әти-әнисе сугышка каршы, шуңа баланы пропаганда дәресләреннән азат итүне сорап гариза язган булган.

"Мин беренче көннән бирле сугышка каршы, бу хәл мине бик борчый. Ирем белән каршы без һәм балаларга мәктәпләрдә мондый дәресләр укытулары нормаль хәл түгел. 1 сентябрьдән бирле бу дәресләргә йөрмәде. Шуннан соң сыйныф җитәкчесе улыма "әгәр йөрмәсәң, контроль эшләр язачаксың" дигән, дип сөйли ана.

Кичә, 6 октябрьдә укучы янына мәктәп психологы килгән һәм әти-әнисенә "штрафлар" белән янаган диелә.

"Хәзер үк мәгариф идарәсенә яза алабыз, әниеңнең проблемнары булачак, штраф булачак. Нәрсәгә кирәк бу әйбер аларга?", дигән психолог һәм дүшәмбе көнне укучының "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресенә керүен шәхсән үзе тикшерәчәген әйткән.

Бу вакыйга турында беренче булып хәбәр иткән "Укытучылар альянсы" исә, дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында билгеле бер фәннәрне сайлау-сайламау – ата-ана карамагында кала дип искәртә, мәгариф министрлыгының киңәшләре – мәҗбүри түгел, ә эчке эшләр министрлыгы оешмаларының мәгариф өлкәсенәге бәхәсләрне хәл итәргә вәкаләтләре юк ди.

Күптән түгел укучының ата-анасына мәктәп җитәкчелегенең опека белән янавы хәбәр ителгән иде.

Бу уку елыннан Русия мәктәпләрендә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес кертелде.

Русия Мәгариф министрлыгы чыгарган методик кулланмаларда Русиянең һөҗүме Украинадагы урысларга ярдәм итү, ә Русия гаскәренең гамәлләре хәрби каһарманлык дип аңлатыла.

"Мәгариф турындагы" канун укытучыларга һәм белем бирү оешмаларына мәгариф эшчәнлеген сәяси агитациядә куллануны, белем алучыларга сәяси, дини һәм башка карашларны мәҗбүриләр тагуны тыя.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG