БМОның кеше хокуклары шурасы Русиядәге хокук бозылулар турында хисап биреп баручы вазифасы булдырачак. Мондый махсус вазифаны хуплап бүген, 7 октябрьдә шураның 17 ил-әгъзасы тавыш биргән, алтысы каршы чыккан, калганнар бер якка да кушылмаган. БМО Иминлек шурасының даими әгъзасы булып торган илгә карата мондый карар беренче тапкыр чыгарыла.
Бу карарны кабул итүнең сәбәбе – Русиядә кеше хокуклары бозылу турындагы хәбәрләр күп еллар дәвамында килүен дәвам итә, аларга халыкара җавап бирелергә тиеш диелә.
БМОның кеше хокуклары шурасы аеруча Русиядә 24 февральдән соң кабул ителгән гаскәрне "дискредитацияләү" һәм "фейклар" турындагы кануннарга игътибар итә, ул сүз иреген чикли, хокук яклаучы төркемнәрне эзәрлекләнүгә дучар итә ди.
Махсус хисап бирүче кеше Русиядә кеше хокуклары бозылу очракларын теркәячәк, сивил җәмгыять һәм җирле хокук яклау хәрәкәтләре белән эшләячәк, халыкара оешмаларга мәгълүматлар һәм киңәшләр тапшырып торачак диелә.
Хисап бирүче белән Русия хакимиятләре һәм илнең кеше хокукларын яклаучы рәсми оешмалары да хезмәттәшлек итәрме - әлегә билгеле түгел.
"ОВД-Инфо" искәртүенчә, Русиянең БМО оешмаларындагы вәкилләре проектка берничә тапкыр каршы чыккан һәм аны "күңел кайтаргыч" дип атаган.
Русиянең БМОдагы даими вәкиле Геннадий Гатилов резолюцияне "АКШ гайбәтләренә нигезләнгән" һәм "Русиягә ялган гаепләүләр ату өчен" эшләнгән дип белдергән.
Шураның чираттагы утырышларында хисап бирүче вазифасына намзәт билгеле булачак, бер елдан соң ул БМОның Кеше хокуклары шурасы һәм баш ассамблеясе каршында беренче хисабы белән чыгыш ясаячак.
7 апрельдә, Бучада Русия хәрбиләренең тыныч халыкны күпләп үтерүен раслаучы дәлилләр чыкканнан соң, БМОның Генераль ассамблеясе Кеше хокуклары шурасында Русиянең катнашуын туктатты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!