Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан "Какшамас туганлык-2022" ОДКБ күнегүләрен уздырудан баш тарткан


Сәбәпләре турында рәсми әйтелми. Бу күптән түгел Кыргызстан-Таҗикстан чигендә килеп чыккан низагка бәйле булырга мөмкин.

Кыргызстан саклау министрлыгы Күмәк иминлек килешүе оешмасының (ОДКБ) "Какшамас туганлык – 2022" ("Нерушимое братство — 2022") хәрби күнегүләрен уздырудан баш тарткан. Чара 10-14 октябрьдә узарга тиеш иде. Сәбәпләре турында министрлык берни әйтмәде.

26-28 сентябрь ОДКБның тынычлык урнаштыручы гаскәрләре Казакъстанда берничә күнегү уздырды. Аннары хәрбиләр, шул исәптән, Русия һәм Беларус хәрбиләре Кыргызстанга барырга тиеш иде. Хәзер алар үз туган илләренә кайтачак диелә.

Күнегүләрне уздырмау сәбәпләренең берсе Кыргызстан һәм Таҗикстан чигендәге низаг булырга мөмкин. Ул вакытта атышларда ике яктан йөздән артык кеше һәлак булды. Низаг чыгаруда тарафлар бер-берсен гаепләде. Моннан соң Кыргызстан парламенты депутатлары Таҗикстан гаскәрен бердәм күнегүләдән читләштерүне таләп итте.

  • Күмәк иминлек килешүе оешмасы (ОДКБ) 1992 елда төзелде. Аңа бүгенге көндә Әрмәнстан, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан, Русия һәм Таҗикстан керә. Килешү низагларны чишүдә, табигать казалары нәтиҗәләрен бетерүдә, тышкы куркынычларга, шул исәптән хәрби һөҗүмнәргә җавап бирүдә үзара ярдәм итүне күз уңында тота. Күмәк тынычлык урнаштыру көчләре ел саен бергә күнегүләр уздыра. Былтыр аларның берсе Татарстанда да узган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG