Accessibility links

Кайнар хәбәр

Запорожье бер атна эчендә дүртенче мәртәбә ракет һөҗүменә тотылды


Запорожьеда ракеттан җимерелгән йорт
Запорожьеда ракеттан җимерелгән йорт

Бүген төнлә булган һөҗүмнәрнең инфраструктур объектларга ясалуы әйтелә, җәрәхәтләнүчеләр бар. Украина президенты Владимир Зеленский 3 октябрьдән башлап ракет атулар нәтиҗәсендә Запорожьеда кимендә 43 кеше һәлак булды дип белдерде.

11 октябрьгә каршы төндә Запорожьега ракет һөҗүме ясалган.Бу бер атнага якын вакыт эчендә шәһәргә дүртенче һөҗүм. Запорожье өлкәсенең хәрби хакимияте башлыгы Александр Старух әйтүенчә, һөҗүмнәрнең һәдәфләре – инфраструктура объектлары булган.

Запорожье шәһәр шурасы сәркатибе Анатолий Куртев әйтүенчә, мәктәпкә, хастаханәгә һәм берничә торак йортка зыян килгән, җәрәхәтләнүчеләр бар.

Моңа кадәр 10 октябрьдә, Украинага көчле ракет һөҗүме ясаган вакытта да Русия Запорожьега ракетлар очырган иде.

9 октябрьгә каршы төндә булган һөҗүмдә исә кимендә 13 кешенең үлүе, 80 кешенең җәрәхәтләнүе билгеле. Шәһәрдә тугыз күпкатлы торак йортка зарар килде. Шәхси сектордагы биш йорт җимерелде.

Запорожьега 6 октябрьдә булган һөҗүмдә 17 кеше үлде.

Украина президенты Владимир Зеленский 3 октябрьдән башлап ракет атулар нәтиҗәсендә Запорожьеда кимендә 43 кеше һәлак булды дип белдерде.

  • Запорожье өлкәсенең зур өлеше Русия гаскәрләре контролендә, Русия аны аннексияләде. Төбәкнең иң зур шәһәре – Запорожьены Русия хәрбиләре басып ала алмады.
  • Русиянең Украинага һөҗүме 24 февральдән дәвам итә. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG