Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәхкәмәсе "Русиягә Путин гына яный" плакаты өчен Элина Ясоновага 30 мең сум штраф салган


Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе
Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе

Моннан тыш кызны "сугыш Путинга гына кирәк" һәм "безнең барыбызны атом-төш сугышы шартлатачак" дигән телдән әйтелгән сүзләре өчен дә гаепләгәннәр. Ул гаебен танымаган һәм плакатын кешеләргә күрсәтмәвен әйткән. Кыз бу плакат букчамда иде дип аңлаткан.

Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе Элина Ясонованы Русия гаскәрен "дискредитацияләү"дә гаепле дип тапкан һәм аңа 30 мең сум штраф салган. Бу хакта "Idel.Реалии" яза.

Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, Ясонованың үзе белән "Русиягә Путин гына яный" дигән плакаты булган, шулай ук ул билгесез затларга "сугыш Путинга гына кирәк", "безнең барыбызны атом-төш сугышы шартлатачак" дигән фикерләрен яңгыраткан.

Басма язуынча, мәхкәмә карарында бу вакыйгаларның кайчан булуы яшерелгән, әмма "ОВД-Инфо" Элина Ясонованы Владимир Путин игълан иткән "өлешчә мобилизация"гә каршы Казанда узган чарада, 24 сентябрьдә тоткарлауларын хәбәр иткән иде.

"ОВД-Инфо" мәгълүматынча, бу көнне Татарстан башкаласында 13ләп кеше тоткарланган.

Мәхкәмәдә Элина Ясонова гаебен танымаган һәм "Русиягә Путин гына яный" дигән плакатын кешеләргә күрсәтмәвен әйткән. Кыз бу плакат букчамда иде дип аңлаткан.

Ул "сугыш Путинга кирәк" дигән сүзләрне полиция хезмәткәрләре белән сөйләшкәндә генә әйтүен, рөхсәтсез оештырылган митинг уздырылуын белмәвен, шәһәр үзәгенә якын җирдә йөреп кайту өчен чыккан булуын да әйткән.

Әмма карарда Ясонованың букчасыннан плакат чыгармавы – "дискредитацияләү" турындагы маддәне бозмаган дип әйтергә нигез түгел, чөнки эш материалларында Ясонованың халык алдында Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүче гамәлләр кылуына дәлилләр җитәрлек диелгән.

Шулай ук карарда әйтелгәнчә, Элина Ясоновага ачылган эш материалларын башта полициягә кире кайтарганнар, чөнки аңа үз хокуклары аңлатылмаган булган. Материалларның 26 сентябрьдә кире мәхкәмәгә тапшырылуы, җитешсезлекләрнең төзәтелүе әйтелә.

Шулай ук "ОВД-Инфо" тоткарланганнан соң Элина Ясонованың төнне полиция бүлекчәсендә үткәрүен язды. 25 сентябрьдә аны рөхсәт ителмәгән йөрештә катнашуда гаепле дип табып 10 мең сум штраф салганнар. Бу мәгълүмат мәхкәмә картотекасындагы белешмәләр белән дә раслана. "ОВД-Инфо" мәгълүматынча, мәхкәмә утырышын видео аша, полиция бүлекчәсеннән торып үткәргәннәр.

  • 21 сентябрьдә президент Владимир Путин Украинадагы сугышны дәвам итү өчен, Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу 300 меңләп кешене мобилизацияләячәкләрен әйтте. Русиянең төрле шәһәрләрендә бу уңайдан каршылык чаралары үтте.
  • 24 февральдә, Украинага һөҗүм иткәннән соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатып, сугышка каршы булучыларны ике яңа маддә нигезендә хөкем итә башлады. "Ил гаскәрен дискредитацияләү" һәм гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату маддәләре нигезендә русияләрне хәтта социаль челтәрләрдә фикер белдергәне өчен дә хөкем итәләр. Баштарак зур шәһәрләрдә яшәүчеләр турында гына хәбәр ителә иде, әкренләп бу авылларга да таралды.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG