Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш прокуратура Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиев эшен Татарстан югары мәхкәмәсенә тапшырган


Илназ Галәвиев
Илназ Галәвиев

Аны җинаять кодексының берничә маддәсендә гаеплиләр: үтерүдә, канунсыз рәвештә шартлаткыч маддәләр алу, саклау һәм ясауда, шулай ук аңлы рәвештә милекне юк итү яки зарарлауда.

Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевкә ачылган җинаять эшен Баш прокуратура мәхкәмәгә тапшырган. Аны җинаять кодексының берничә маддәсендә гаеплиләр: үтерүдә, канунсыз рәвештә шартлаткыч маддәләр алу, саклау һәм ясауда, шулай ук аңлы рәвештә милекне юк итү яки зарарлауда.

Тикшерү фаразынча, һөҗүмгә әзерләнгәндә Галәвиев шартлаткыч маддә ясаган, ау мылтыгы һәм аңа 505 ядрә алган, шуннан соң гимназиягә килеп, берничә тапкыр сакчыга, укытучыларга һәм укучыларга аткан, соңрак шартлаткыч җайланманы эшкә җиккән.

Җинаять эше Татарстанның Югары мәхкәмәсендә каралачак.

  • 2021 елның 11 маенда гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.
  • Тагын берничә кешегә, шул исәптән гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.
  • Быел 11 майда гимназиядә бу фаҗигане искә алдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG