Атышлар дәвам итү сәбәпле, аннексияләнгән Херсон өлкәсенең Мәскәү куйган хакимиятләре төбәктә яшәүчеләргә Русиягә китәргә куша.
Херсон өлкәсенең оккупацион хакимият башлыгы урынбасары Кирилл Стремоусов "тыныч кешеләр арасында корбаннар булмасын өчен" җирле халыкны "ял итү һәм сәламәтләнү өчен Русия Федерациясенә һуманитар сәфәр кылырга" чакыра. Ул эвакуацияләнергә өндәгән язмасына #Сталин дигән хэштег та өстәгән.
Кичә, 13 октябрьдә аннексияләнгән Херсон өлкәсе башлыгы Владимир Сальдо Русия җитәкчелегеннән кешеләрне эвакуацияләргә булышуын сорады, чөнки төбәк шәһәрләренә "көн саен ракет һөҗүмнәре ясала", диде.
Сальдоның үтенеченә фикер белдереп, Стремоусов эвакуация турында сүз бармый диде. "Бу эвакуация түгел, бу – кеше гомерләрен коткару мөмкинлеге, әлеге мөмкинлекне безгә Русия Федерациясе бирә", диде ул.
- 24 февральдә Мәскәү Украинага һөҗүм итте. Сентябрьән башлап Украина һөҗүмгә күчте. Шуннан соң Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә ашыгыч рәвештә Украинаның бу җирләрен Русиягә кушу турында референдумнар уздырдылар.
- Украина һәм күп кенә башка илләр бу тавыш бирүләрне танымый, чөнки ул оккупацияләү шартларында һәм хәрби хәрәкәтләр барганда уздырылды, бу исә Украина кануннарын һәм халыкара нормаларны боза.
- Тавыш бирүләр нәтиҗәсендә Русия Украина җирләрен аннексияләде. Киев та, Көнбатыш илләре дә аннексияне танымаячагын белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!