Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юристлар фейклар турындагы канун сәбәпле Төркиядән экстрадицияләү гадиләштерелергә мөмкин дип кисәтте


Төркиядә “ялган мәгълүмат тараткан” өчен җаваплылыкның барлыкка килүе Русия ватандашларын үз иленә сөрергә җирлек тудыра дип саныйлар.

Төркия парламенты кабул иткән фейклар өчен җинаять җаваплылыгы турындагы яңа канун өлгесе Русия ватандашларын Төркиядән экстрадицияләүне гадиләштерергә мөмкин. Бу хакта "Трунов, Айвар һәм партнерлар" адвокатлар коллегиясе рәисенең беренче урынбасары, адвокат Людмила Айвар РБК-га белдергән.

2014 елның 1 декабрендә Русия һәм Төркия арасында җинаять эшләрендә үзара хокукый ярдәм турында халыкара килешү төзелгән. Айвар сүзләренчә, әлеге документ нигезендә ике куәт оешмалары бер-берсенә ярдәм күрсәтә ала. Аерым алганда, сүз "экстрадиция, документлар алмашу, дәлилләрне туплау" турында бара.

Экстрадиция эше белән прокуратура шөгыльләнә. Илдән сөрелү бер елга ирегеннән мәхрүм итүдән башлап авыр җинаять кылучыларга кагыла ала дип аңлаткан ул.

Әгәр экстрадицияләнергә тиешле илдә дә бу хокук бозу булып саналса, кешене үз иленә тапшырырга мөмкиннәр, дип сөйләгән "Старинский һәм партнерлар" адвокатлар коллегиясе рәисе Владимир Старинский.

Людмила Айвар аңлатканча, кешене экстрадицияләү эше иң элек ул яшәгән ил мәхкәмәсендә карала.

"Мәхкәмәдә бу кешене башка дәүләткә тапшырыргамы яки юкмы, конвенциянең дөнья һуманистик принципларын бозыламы, Русиядә кешегә җәзалаулар яныймы – әлеге мәсьәләләр карала", дип белдергән ул.

Бу атнада Төркия Бөек милләт мәҗлесе ялган мәгълүмат тарату турында канун өлгесен раслады. Ул өч елга ирегеннән мәхрүм итүне күзаллый.

24 февральдә, Украинага һөҗүм иткәннән соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатып, сугышка каршы булучыларны ике яңа маддә нигезендә хөкем итә башлады. "Ил гаскәрен дискредитацияләү" һәм гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату маддәләре нигезендә Русия хакимияте сугышка каршы чыгучыларны һәм журналистларны эзәрлекли. Баштарак зур шәһәрләрдә яшәүчеләр турында гына хәбәр ителә иде, әкренләп бу авылларга да таралды.

Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан бирле мәхкәмәләргә Русия гаскәрен "дискредитацияләү" административ маддәсе нигезендә 4644 беркетмә тапшырылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG