Accessibility links

Русия мәхкәмәләренә гаскәрне "дискредитацияләү" турында 4644 беркетмә тапшырылган


Июнь аена бу маддә нигезендә ачылган эшләрнең саны кимегән, әмма мобилизация игълан ителгәннән соң беренче ике атнада кабат арткан диелә.

Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан бирле мәхкәмәләргә Русия гаскәрен "дискредитацияләү" административ маддәсе нигезендә 4644 беркетмә тапшырылган, дип яза "Правосудие" дәүләт системындагы мәгълүматларны өйрәнгән "Медиазона" басмасы.

Район мәхкәмәләрендә - 4642 эш, хәрби мәхкәмәләрдә - ике эш карала диелә. Июнь аенда бу маддә нигезендә атнасына йөзләп административ эш ачылган булса, мобилизация игълан ителгәннән соң, беренче ике атнада аларның саны янә арткан, дип искәртә басма.

Әйтик "Сугыш булмасын" дигән сүз өчен, туйда украиннарның "Червона калина" җырын ачуны сораганга, муниципаль депутатларның Русия президенты Владимир Путинны дәүләткә хыянәттә гаепләргә таләп итүе өчен, хәтта хәрби чакырылучының альтернатив хезмәт узарга теләп язган гаризасы өчен генә дә "дискредитацияләү" турындагы беркетмәләр төзелгән диелә.

  • 24 февральдә, Украинага һөҗүм иткәннән соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатып, сугышка каршы булучыларны ике яңа маддә нигезендә хөкем итә башлады. "Ил гаскәрен дискредитацияләү" һәм гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату маддәләре нигезендә русияләрне хәтта социаль челтәрләрдә фикер белдергәне өчен дә хөкем итәләр. Баштарак зур шәһәрләрдә яшәүчеләр турында гына хәбәр ителә иде, әкренләп бу авылларга да таралды.
  • Күптән түгел Татарстанда Русия гаскәрен дискредитацияләү турында беренче җинаять эше ачылды. Чаллы кешесе, 39 яшьлек Альберт Мансуров социаль челтәрләрдә сугышка каршы язма чыгарган өчен башта бу маддә нигезендә административ җаваплылыкка тартылган булган, шундый ук постны тагын бер тапкыр язгач, иргә җинаять эше ачылган.
  • Казан мәхкәмәсе "Русиягә Путин гына яный" дигән плакаты өчен Элина Ясоновага 30 мең сум штраф салды. Кыз бу плакатны букчасыннан чыгармавын, кешеләргә күрсәтмәвен әйтә.
  • Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә яшәүче Лиана Нургалиевага да, мобилизациягә протест белдереп ялгыз пикетка чыгуы өчен гаскәрне дискредитацияләү турында административ эш ачтылар. Ул "Цинкта алып кайтсалар, чыгарга соң булачак" дигән плакатын тотып бер минут та тора алмаган иде.
  • Башкортстанның Белорет шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек егетне "Булмасын сугыш!" дигән плакат тотып чыкканы өчен 15 мең сум штрафка тарттылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG