Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сентябрь аенда Татарстанда азык-төлеккә бәяләр 16,4 процентка арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ел башыннан инфляция 10,7 процентка үскән.

Сентябрь аенда Татарстанда инфляция 13,7 процентка арткан. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Рәсмиләр мәгълүматынча, республикада азык-төлеккә бәяләр, 2021 елның сентябрь аена караганда, 16,4 процентка арткан.

Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, азык-төлек булмаган тауарларга бәяләр 13,9 процентка, хезмәт күрсәтү - 10,8 процентка үскән.

Ел башыннан Татарстанда инфляция 10,7 процентка җиткән диелә. Азык-төлек бәяләре 10,2, азык-төлек булмаган тауарлар - 11,8, хезмәт күрсәтү өлкәсе - 9,8 процентка күтәрелгән.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Шуннан соң Көнбатыш илләре Русиягә кырыс чикләүләр кертте. Бу вазгыятьтә Үзәк банк банкларда чит ил акчасын салдыру һәм сатып алуны чикләде. Русия икътисади үсеш министрлыгы бәяләмәсенә күрә, 2022 елда илнең тулаем эчке продукты 2,9 процентка кимиячәк, инфляция исә 2022 елның декабренә 12,4 процент булыр дип көтелә.

Татарстанда икътисады күрсәткечләре, Русиянекенә караганда, яхшырак булачак дип фаразлана. Республика икътисад министрлыгы ел ахырында эчке төбәк продукты 100,6 процент дәрәҗәсендә сакланачак дип саный. Шул ук вакытта санкцияләр һәм башка төр чикләүләр шартларда төгәл фараз ясап булмавын ассызыклый.

Русиядә игълан ителгән "өлешчә мобилизация" Татарстан икътисадына һәм халыкның сатып алу мөмкинлегенә йогынты ясаячак дип фаразлый белгечләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG