Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда алдагы сигез елда 115 Ту-214 очкычы җитештерергә ниятлиләр


Архив фотосы
Архив фотосы

Казан авиация заводы 2023-2030 елларда 115 Ту-214 очкычы җитештерергә тиеш. Шуларның өчесен – киләсе елда, 2024 елда – җидене , 2025 елда – унны, 2026 елда – 15, 2027-2030 елларда 20шәрне.

2027 елдан Казанда 20шәр Ту-214 очкычы җитештерергә ниятлиләр. Бу хакта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр итте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушканнарны исәпкә алып министрның чыгышы өчен әзерләнгән материаллардан күренгәнчә, Казан авиация заводы 2023-2030 елларда 115 Ту-214 җитештерергә тиеш. Шуларның өчесен – киләсе елда, 2024 елда – җидене , 2025 елда – унны, 2026 елда – 15не, 2027-2030 елларда 20шәрне.

Күптән түгел Татарстан хакимиятләре Казанның Горбунов исемендәге авиация заводында елына 20 данә Ту-214 очкычы җитештерү мөмкинлеген карый, дип хәбәр ителгән иде. "Төп бурыч – елына 10 очкыч җитештереп чыгару иде, тик без хәзер елына 20 очкыч җитештерү фикерен алга сөрәбез", диде Миңнеханов.

  • 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде.
  • Русиягә каршы кертелгән чикләүләр шартларында Казан авиация заводына елына ким дигәндә 10 Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куелган иде. Ул чакта да Миңнеханов оешма моны башкарып чыга алачак, дип белдерде, әмма соңрак Казан авиация заводында Ту-214 җитештерү өчен белгечләр җитмәве билгеле булды.
  • Татарстанда җитештереләчәк Ту-214 чит илләрнең Boeing һәм Airbus очкычларын алмаштырырга тиеш булачак. Ул 210 юлчыны сыйдыра, 6,5 мең километр ераклыкка кадәр оча ала. Хәзерге вакытта Ту-214 очкычларын "Россия" махсус очучы отряды" илнең беренче затларын йөртү өчен куллана.
  • Avia. Ru порталы мөхәррире, авиация өлкәсендә белгеч Роман Гусаров Ту-214 турында сөйләгәндә "иске-москы җитештерүгә акча кертү мәгънәсез" дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG