20 октябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына еллык юллама белән чыгыш ясады. Бер сәгатьтән артык дәвам иткән нотык Русиянең Украинага каршы сугышы шартларында Путин сәясәтен хуплау, аңа җиңү теләү, Мәскәүгә тулысынча буйсыну, урыс телен күтәрү һәм татар теле проблемнарына күз йому белән истә калды.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышын Мөдәррис Әгъләмнең "Татарстаным" шигыре юлларын укудан башлады. Гәрчә, бу шигырь республиканың үсешенә өмет баглап язылган булса да, президент "Киләчәккә, илем, ышанам" дигән сүзләрен бүген Русиянең Украинага каршы сугыш алып барган сәясәтенә борырга тырышты кебек. Әдәби керештән соң ул Владимир Путинга, Русия хәрбиләренә мәдхия укый башлады, Русиянең җиңүенә ышануын белдерде. Гомумән, юллама Русиянең бүгенге баскынчы сәясәтен хуплау тирәсендә барды.
Әйтергә кирәк, бу Миңнехановның президент сыйфатында 13нче һәм соңгы юлламасы булырга охшаган. Әлегә Татарстан кануннары федераль кануннарга үзгәртелмәгәнгә күрә генә ул президент буларак чыгыш ясады. Бу уңайдан, аның юлламасында республика Конституциясе үзгәртеләчәге, федерализм, милли мәгариф, икътисади проблемнар, гаделсез салым сәясәте темасы күтәрелмәде.
Миңнехановның Путин телендә, Мәскәү пропагандасы рухында җырлый башлавы күзәтелде. Беренче минутларда ук мобилизация, ватанны саклау, патриотизм кебек мәсьәләләргә тукталды. Сугыш шартларында ул Татарстанда дәүләт матбугатын реформаларга тәкъдим итте.
"Дөрес фикерләр, фактлар җитештерергә һәм аларны таратырга", ялган мәгълүматка киртә куярга, дәүләт мәгълүмат сәясәтен камилләштерергә, дәүләт матбугат чараларын заман бурычларына туры китерердәй итеп реформалаштырырга кушты ул.
Миңнеханов Дөнья татар конгрессы Корылтае узуы, аның "халкыбызны берләштерүдә" зур эш башкаруын әйтте. Сугышны хуплаган резолюциянең дөнья татарларын икегә бүлүе турында искә алмады.
Шул ук вакытта ул тышкы көчләр "милли кәрт" уйнатырга тырыша дип әйтте.
"Милли кәрт уйнатырга тырышучылар бар. Игътибар үзәгенә Татарстан да керә. Безнең уртак бурыч – моңа юл куймау һәм үзебезнең милли лидер Владимир Владимирович Путин тирәсендә тагын да берләшү", дип әйтте ул.
Санкцияләр нәтиҗәсендә Татарстан икътисады кыенлыклар күрсә дә, Миңнеханов бу турыда сөйләүне кирәк тапмады. Ул, киресенчә, икътисадның нигезе ныклы булуын әйтте һәм республика заводларын мактады.
Башка еллардан аермалы, Миңнеханов татар теленә артык тукталмады, киресенчә, урыс теленең дәүләт теле булуына басым ясады, махсус комиссия булдырылуын искә алды. Татар телен исә башка туган телләрне санаганда гына телгә алды. Моннан тыш, Татарстан президенты телләрне саклауда яңа технологияләргә һәм фольклор-этнографик юнәлешкә басым ясарга кушты. Татар телен фәндә, дәүләт эшендә куллану турында сүз булмады.
Миңнеханов 2023 елны Татарстанда милли мәдәният һәм традицияләр елы дип игълан итте.
Мәгълүмат чараларын пропаганда коралы итү
Социолог Искәндәр Ясәвиев Миңнеханов Мәскәүгә тугрылык күрсәтүен, пропаганданы көчәйтәчәген әйтте дип саный.
"Миңнехановның юлламасы бернинди мәгънәле эчтәлеге булмаган бер йола. Бу йоланың функциясе - бер яктан, Путинга тугрылык күрсәтү (Миңнеханов аның исем-фамилиясен берничә тапкыр тутырып, Владимир Владимирович Путин дип әйтте, бу билгеле ритуаль формула), икенче яктан, Татарстан элитасының - Миңнехановка тугрылыгын.
Миңнеханов та, аны тыңлаучылар да бу вакыйгалардан "драйв" кичермәде. Президент чыгышының бер тонда булуы һәм берничә катнашучының йокымсырап утыруы шуны күрсәтә.
Миңнеханов мәгълүмат чараларының пропаганда коралы буларак кирәк булуын яшерми
Бу юлламадан тарихта нәрсә калачак? Сугыш шартларында федераль үзәккә тугрылык белдерүдән башка берни дә калмаячак. Миңнехановның бер сүзенә генә аңлатма бирәсем килә. Массакүләм мәгълүмат чараларының бурычы – дөрес мәгънәләрне һәм ышанычлы фактларны чыгару һәм тарату, диде Татарстан президенты. Шул ук вакытта ирекле массакүләм мәгълүмат чараларының чын максаты – "дөрес мәгънәләр" тудыру түгел, булган вакыйгалар турында төгәл мәгълүмат бирергә тырышу. Татарстан хакимияте хәзер республика мәгълүмат чараларының пропаганда коралы буларак кирәк булуын хәтта үз риторикасында да яшерми. Миңнеханов бүген халыкка таратыр өчен шул рәсми "дөрес мәгънә"не чыгарды, артык берни юк", диде ул.
Төньяк Корея кысаларына кереп бару
"Безнең гәҗит" газетының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов дәүләт басмаларын реформалау артында Төньяк Корея мисалындагы чикләр кертүне күрә.
"Махсус операция" өчен дәүләт матбугатын реформаларга кирәк дип әйтүне аңлап бетермәдем. Бу реформа нинди формада, ничек оештырылырга тиеш – аңлашылмый. Минем күзаллавым юк. Бу халыкка күбрәк мәгълүмат таратумы, әллә матбугатның эшен тамырдан алыштырумы? Бүген рәсми рәвештә цензура тыелган. Конституция дә, матбугат чаралары турындагы канун да әлегә гамәлдә. Хәзер күзәтү, ниндидер тар кысаларга кертү күренә.
Бүген журналистлар – иң якланмаган, иң куркыныч һөнәр ияләре
Матбугат чаралары турындагы канун булса да, фейк, гаскәрнең дәрәҗәсен төшерү кануннары кабул ителде. Бүген журналистлар – иң якланмаган, иң куркыныч һөнәр ияләре. "Безнең гәҗит" газетын чыгарганда да кат-кат укыйм, "ят агент"ны телгә алмадыммы, ялгыш кына китмәдеме икән дип тикшерәм. Бүгенге канун шартларында эшләве бик кыен. Моны без рәсми рәвештә цензура дип әйтмәсәк тә, бу – цензура булып кала.
Бу чикләргә кертү белән без совет чорына да түгел, Төньяк Корея кысаларына кереп барабыз. Мин Русиядә һәм Татарстанда иҗат итүче журналист буларак теге-яисә бу фикерне әйтсәм, ничек булыр икән дигән сорау куеп яшим. Мин 90нчы елларда формалашкан журналист. Ул еллардагы демократиянең ничәдер проценты калганмы икән дигән сорау туа", диде ул.
Татар телен мәгарифтән төшереп калдыру
Миңнехановның татар теленә аерым тукталмавы, аны саклауда фольклор-этнографик юнәлешкә басым ясарга кушуы татар телен мәгарифтән төшереп калдыру турында сөйли дип саный "Мәгариф" берләшмәсе президенты Марат Лотфуллин.
"Ул Русиядәге вазгыятьне исәпкә алып шулай сөйлидер дип уйлыйм. Миңнехановның хәзер статусы да үзгәрде. Ул президент түгел, Мәскәү куйган башлык, губернатор. Урыслар әйтмешли, "казларны котыртырга теләмәде". Заманалар авыр.
Татар теле мәгариф системыннан төшеп калыр дип уйлыйм
Туган телләрне өйрәнүдә фольклор-этнография юнәлешенә басым ясарга кирәк дип әйтүенә килгәндә, бу "сувенир халык" турында сөйләүне аңлата. Муса Җәлилнең "татарлар елмаеп үлде" дигән сүзләре кебек. Миңнеханов татар теле проблемнары турында сөйли ала, әмма Татарстан башлыгы бу хакта әйтә алмый.
Бүген татар теленә бәйле төп проблем – ул, урыс теле кебек, федераль стандартларда төп белем компетенциясе булып керергә тиеш. Аның нәтиҗәләре югары уку йортларына укырга кергәндә исәпкә алынуы кирәк. Бу – дөнья тәҗрибәсе.
Татарча җырлап-биеп йөрерләр, ә менә татар теле мәгариф системыннан төшеп калыр дип уйлыйм. Хәзер биш ел дәвамында билингваль укытучылар әзерләнми. Татар мәктәпләре өчен физиклар, математиклар, географ һәм башка фән укытучылары укытылмый. КФУның филология институтында бер төркем математик, физикны әзерли башладылар. Ул да Татарстан хисабына һәм күз буяу өчен генә эшләнде. 5 миллионлы халык өчен елына 25 укытучы әзерләү – күз буяу. Татар мәктәпләрен саклап калу өчен ел да 100 укытучы әзерләп чыгарырга кирәк", диде ул.
"Урыс дөньясын" якларга өндәү
Юлламадан күренгәнчә, алга таба Татарстан "урыс дөньясы" өчен эшләячәк, милли хәрәкәт вәкилләренә репрессия көчәячәк дип саный сәясәт белгече Руслан Айсин.
Безгә "урыс дөньясын" якларга һәм ярдәм итәргә кирәк
"Миңнехановның юлламасы бүгенге геосәяси вазгыятькә бәйле булды. Без Путинның сәясәтен хупларга тиеш, Путин – милләт әйдаманы, дигән сүзләрне берничә тапкыр әйтте ул. Безгә "урыс дөньясын" якларга һәм ярдәм итәргә кирәк диде. Имеш, Татарстан Русия яулап алган һәм аннексияләгән җирлекләрдә хезмәттәшлекне ныгытырга тиеш. Миңнехановның чыгышы хәрби-патриотик рух белән сугарылган иде.
2023 ел Татарстанда милли мәдәният һәм традицияләр елы дип игълан ителү уңаеннан татар теленә һәм мәдәниятенә бераз игътибар булачак. Әмма төп көч урыс теленә, "урыс дөньясы"на булышу, аның даирәсен киңәйтүгә биреләчәк.
Туган телләрне саклауда этнография юнәлешен куллану – концептуаль әйбер түгел. Ул мәгарифтән, миллияттән китеп, татарның проблемнарын этнография дәрәҗәсенә төшерүне аңлата. Татарлар, башкортлар, удмуртлар – һәммәсенә бер почмак бирелергә тиеш, шунда биесеннәр, күлмәк тексеннәр, тел курслары оештырсыннар дию. Бу Русиядә алып барылган сәясәт белән туры китереп эшләү.
Миңнехановның милли кәртне уйнатырга тырышалар дип әйтүе, миңа калса, Мәскәүдән килә торган фәрманга бәйле. Махсус куәт оешмалары барысын да күзәтеп тора. Хәзер милли күтәрелеш бара. Бу колониализмга каршылык күрсәтү, Русиянең агрессив сәясәте белән бәйле. Русия халыклары да моңа каршы чыга. Кешеләр "урыс дөньясы"ның нәрсә икәнен аңлый. Аеруча читкә киткән мөһаҗирләр бу мәсьәләне күтәрә. Колониализмга каршы булган фикер алышу көчәя, тулы канлы хәрәкәткә әверелә. Бу Путинны аеруча куркыта. Шуңа күрә милли хәрәкәтләргә көчле басым бара. Хәтер көнен тыю да шул сәясәт нәтиҗәсе. Бу милли үзаң булмасын өчен эшләнә. Миңа калса, яңа репрессияләр, басымнар булачак.
Икътисадтагы проблемнар турында әйтелмәде. Ул элитага оптимизм бирү, дәрт кертү белән шөгыльләнде. Аның төп идеологиясе – Путинны хуплау, аңа ышану, тышкы сәясәтенә ярдәм итәргә әзер булу. Әгәр дә эчке оппозицион фикерләр булса, бетерергә тырышырбыз дигән фикер белдерде.
Татарстан белән алга таба нәрсә булыр – бу сорау ачык калды. Аның чыгышында стратегия күренми. Татар конгрессын искә алды, ул дөнья татарларын берләштерә диде. Чынлыкта конгресс татар дөньясын, татар оешмаларының алдынгы өлешен бүлгәләде. Мәсәлән, күбесе сугышны хуплаган резолюцияне кабул итә алмады. Кайбер оешмалар конгресстан чыгып китте, кайберләре чыгу ниятендә тора. Хәзер стратегия кору мөмкин түгел. Иртәгә нәрсә булачагын беркем белми. Миңнеханов моны яхшы аңлый, ләкин кагыйдәләр кысаларында уйнарга мәҗбүр", диде ул.
- Бу Миңнехановның президент сыйфатында 13нче һәм ихтимал соңгы еллык юлламасы булды.
- Узган елгы юлламасында да ул республиканы борчыган сәяси мәсьәләләргә тукталмады, Мәскәү белән көрәшергә әзер булмавын күрсәтте, гади губернатор кебек вак сорауларны гына күтәрде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум