Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия банклары русияләргә хисап ачуны катлауландырган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, Төркиягә килгән һәм карта ачтырырга теләгән русияләр саны берничә тапкырга артты. Арганга күрә, кайбер банк хезмәткәрләре русияләргә хезмәт күрсәтергә теләми", дигән РБК-га исеме күрсәтелмәгән бер банк арадашчысы. 

Мобилизация игълан ителгәннән соң Төркиягә күчеп киткән русияләргә төрек банклары карта рәсмиләштергән вакытта өстәмә таләпләр куя башлаган, дип хәбәр итә РБК.

Мондый хәлгә юлыккан бер русияле басмага төрле банкларның 15 бүлекчәсен йөреп чыктым, шуннан соң гына карта ачтыра алдым дип сөйләгән. Аның сүзләренчә, банклар Төркиядә эшләүгә рөхсәт кәгазе, биш мең доллар күләмендә депозит яки 100 доллар комиссия түләүне сораган.
Кайбер банклар чит ил ватандашлары белән эшләмибез дип әйткән. РБКга бу мәгълүматны 150-200 долларга русияләргә карта ачарга ярдәм итүче берничә арадашчы да раслаган.

Истамбулда яшәүче шундый арадашчыларның берсе әйтүенчә, Төркиядә яшәүгә рөхсәт кәгазе булмаган русияләр VakifBank, Vakif Katilim, Ziraat Bank һәм Denizbank банкларында хисап ача ала.

Русияләрдән иң озын чиратлар Denizbank бүлекчәләрендә хасил булган, дип искәртә басма. Банклар РБК юллаган сорауларга җавап бирмәгән.

"Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, Төркиягә килгән һәм карта ачтырырга теләгән русияләр саны берничә тапкырга артты. Арганга күрә, кайбер банк хезмәткәрләре русияләргә хезмәт күрсәтергә теләми", дигән басмага исеме күрсәтелмәгән бер арадашчы.

Аның әйтүенчә, төрек телен белмәү сәбәпле русияләр хисап ачтыруга өч-дүрт сәгать сарыф итә.

Истанбул һәм Анталиядә эшләүче банк арадашчысы Елена Чернышова әйтүенчә, банк хезмәткәрләре сентябрьдә башланган, хисап ачтырырга теләгән русияләр агымы арткан һәм андыйларның санын киметү өчен өстәмә киртәләр ясый.

Ул кайбер банклар карта ачуны гадиләштерде, әйтик Vakif һәм Ziraat мәҗбүри депозит күләмен киметте дип искәрткән.

21 сентябрьдә Русия президенты "өлешчә" мобилизация игълан иткәч, меңләгән русияле илдән китә башлады.

Аларның бер өлеше Грузиягә, Казакъстанга һәм Кыргызстанга чыгарга тырышты.

Казакъстан белән Русия чигендә озын километрларга сузылган машина тыгыннары хасил булды

Визасыз барырга мөмкин булганга, Төркия дә русияләр өчен популяр юнәлешләрнең берсе булды. Сентябрь ахырында Төркия банклары. АКШ санкцияләреннән сагаеп, Русиянең "МИР" түләү системы белән эшләүдән баш тартты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG