Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиянең яңа премьеры Джонсон, Сунак яки Мордонт булырга мөмкин


Британия хөкүмәте бинасы
Британия хөкүмәте бинасы

Әлегә үзен тәкъдим итүче булмады, әмма консерватор-депутатлар кайбер намзәт була алырдай кешеләрне хуплап чыгышлар ясый башлады инде. Аларның әйткән сүзләрен The Telegraph газеты теркәп бара.

Лиз Трасс вазифасыннан киткәннән соң, бүген Британиядә премьер-министр кәнәфие өчен яңа көрәш башлана.

Үзен тәкьдим итә алсын өчен яңа намзәтне Җәмәгать пулатындагы кимендә йөз депутат — парламентта күпчелекне алып торучы Консерватив фирканең вәкилләре хупларга тиеш.

Британия парламентының түбән пулатында хәзер 357 депутат бар, димәк Консерватив фирка җитәкчесе вазифасына һәм аннан соң премьер-министр булуга иң күбе өч намзәт дәгъва итә ала.

Әлегә үзен тәкъдим итүче булмады, әмма консерватор-депутатлар кайбер намзәт була алырдай кешеләрне хуплап чыгышлар ясый башлады инде. Аларның әйткән сүзләрен The Telegraph газеты теркәп бара.

Соңгы мәгълүматларга күрә, 48 депутат элекке финанс министры Риши Сунакны, 37се Лиз Трасска кадәр бу вазифада инде эшләгән Борис Джонсонны, 16 вәкил Җәмәгать пулаты рәисе Пенни Мордонтны хуплап сүз әйткән.

Guido Fawkes сайты да шундый ук исәпләүләр алып бара.

Әгәр 24 октябрь, дүшәмбе иртәсенә берәр намзәт йөз тавыш җыя икән, ул берсүзсез Британиянең яңа премьер-министры булачак.

Әгәр кимендә йөз тавышны дәгъва итүчеләрнең берничәсе алса, икенче тур башлана.

Мондый очракта намзәтләргә тавышны Консерватив фирканең барлык квалификацияле әгъзалары да бирә алачак, ә тәгаен нәтиҗәләр 28 октябрь, җомга игълан ителәчәк.

Борис Джонсон премьер-министр вазифасыннан быел июльдә китте. Фиркадәшләре аңа ышанычны югалтуларын белдерде, әмма күпчелек аны әле дә хуплый.

Лиз Трасс Британия премьер-министры вазифасында нибары 44 көн эшләде. Бу Британия тарихында иң кыска мөддәт.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG