Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүнгән йолдызлар (Угасшие звезды) — Кәрим Тинчурин


Фрагмент из спектакля "Сүнгән йолдызлар" в постановке Татарского театра драмы и комедии имени Карима Тинчурина
Фрагмент из спектакля "Сүнгән йолдызлар" в постановке Татарского театра драмы и комедии имени Карима Тинчурина

Татарская классика! "Сүнгән йолдызлар" – один из самых известных татарских спектаклей. 1914 год, татарская деревня, чистая любовь и ... надвигающаяся мобилизация. Мы адаптировали текст драмы в виде прозы, упростили его. Аудио, перевод ключевых фраз и тест прилагаются.

Сүнгән йолдызлар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:12:43 0:00

БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Cәрвәр һәм Исмәгыйль уртача тормышлы авыл өйләрендә яшиләр. Сәрвәр яшьтән әти-әнисез калды һәм әбисендә тәрбияләнде. Исмәгыйль – аның сөйгән егете – бай өендә хезмәтче булып эшли иде. Бер көнне Сәрвәрнең тәрәзәсе янында Исмәгыйльнең гармун уйнаганы ишетелде.

– Сәрвәр җаным, сиңа сөенеч, үземә көенеч хәбәр китердем. Менә мәхдүмнән хат!.. Үземнең байдан үз сөйгәнемә хат тапшырырга тиеш мин, күрәсең… Мин ялгыштым, Сәрвәр, сине сөеп мин ялгыштым. Миңа үз тиңемне сөяргә кирәк иде, – дип сүз башлады егет.

– Юк, юк, Исмәгыйль, син ялгышмадың... Мин мәхдүмне сөймим, мин аны кызганам. Зәгыйфь кеше, бичара. Бу инде аның йөз дә беренче хаты.., – дип каршы килде аңа Сәрвәр.

– Сәрвәр, мин сиңа тиң түгел. Мин хезмәтче. Миңа кияүгә чыксаң, гомерең хәерчелектә узар. Син мәхдүмгә чык. Безне барыбер аерырлар. Мин төшемдә шулай күрдем, – дип дәвам итте Исмәгыйль.

Исмәгыйльнең хуҗасы Идрис Сәрвәргә шулай ук гашыйк иде. Исмәгыйль уйлавынча, шул мәхдүм – бөкреле гарип егет кенә Сәрвәрне бәхетле итә алыр иде.

Исмәгыйль кызга куркыныч төшен сөйләде:

"Безнең авыл егетләрен күрдем. Көзге караңгы төн. Күктә йолдызлар бик күп. Егетләр җыелганнар да һәркайсы үзенә берәр йолдыз алганнар. Син дә үзеңә йолдыз алгансың. Мәхдүм дә алган, мин дә. Менә кинәт аждаһа сызгырды да, йолдызлар сүнә башладылар. Минем йолдызым да сүнде, мәхдүмнең дә, синең йолдыз да сүнде. Тагын бик күп, бик күп егетләрнең йолдызлары сүнделәр.

Синең белән бер тау астында торабыз икән. Таудан кан ага. Шул таудан тагын аҗдаһа чыкты да егетләрне берәм-берәм ашый башлады. Мине кабарга да авызын ачты. Ләкин кабарга өлгермәде. Авызыннан син чыктың да, күкрәгемә зур пычак кададың. Аннары йөрәгемне чыгардың да, аны ашый башладың. Үзең кычкырып көләсең. Шуннан аждаһаның ике башы берьюлы икебезне дә йотты..."

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
уртача тормышлы – среднего достатка
сөйгән егете – молодой человек, любимый парень
сиңа – сөенеч, үземә көенеч хәбәр китердем – для тебя радостную, для меня печальную весть принёс
мәхдүм – сын религиозного деятеля, =уважаемый человек
күрәсең – видимо
кызганам – жалею
зәгыйфь кеше – беспомощный
бичара – бедняга
тиң түгел – не пара
хезмәтче – хезмәт - труд; хезмәтче – рабочий
гомерең хәерчелектә узар – жизнь пройдёт в нищете
аерырлар – разлучат
бөкреле гарип егет – горбатый больной юноша
караңгы төн тёмная ночь
һәркайсы үзенә берәр йолдыз алганнар – каждый взял себе по одной звезде
аждаһа сызгырды – свистнул дракон
кабарга өлгермәде – не успел проглотить
күкрәгемә зур пычак кададың – вонзила в грудь большой нож

ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Сәрвәрнең әбисе Гөлнур өенә Фәрхи карчык керде. Ул авылда им-томчы һәм яучы булып йөри.

– Бик бәхетле сәгатьтә тугансың икән, бәбкәм. Сиңа Надирдан яучы булып килдем. Йә, Гөлнур, туйны кайчан билгелисез? – дип хәбәр алып килде ул.

Сәрвәр әбисе каршына ташланды. Аның өчен мәхдүмгә кияүгә чыгу мөмкин эш түгел иде.

– Әби, мин мәхдүмгә чыкмыйм. Мин аны сөймим. Мин аны кызганам. Аңа чыкмыйм...

Фәрхинең моңа бик ачуы килде. Кызны һәм әбисен каргый-каргый ул чыгып китте.

ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Көз җитте. Кызлар Каз өмәсен бәйрәм итәләр. Алар, каз йолкыганнан соң, аулак өйгә кунаклар дәштеләр. Кичке уеннар өчен, каз канатлары алып керделәр. Гөлнурның өендә яшьләрнең такмаклары, җырлары яңгырый.

– Сиңа, егет, кем кирәк?

Кара кашлы кыз кирәк.

– Нәрсәгә соң ул кирәк?

– Әнигә килен кирәк.

– Егет, сиңа ни кирәк?

– Миңа нечкә бил кирәк.

– Ни эшкә соң ул кирәк?

– Ансыз яна яшь йөрәк.

– Сиңа, егет, ни кирәк?

Каз мамык ястык кирәк.

– Казларыбыз мамыксыз. Кызлар йоклый ястыксыз!..

– Шуны да син белмәгәч, йөрмә монда вакытсыз!..

Яшьләр уйнаганда, Исмәгыйль белән Надир керделәр. Надирны яшьләр начар каршы алдылар. Алар аны хөрмәт итми, өстеннән гел көлә иделәр. Әмма Надир Исмәгыйльдән аны үзе белән алырга мәҗбүр итте. Шуңа Сәрвәрнең кунагы икәнен белгәч, кабул итәләр. Берсе мәхдүмне биергә үгетләде. Мәхдүм кәкре аякларында бөкресеннең авырлыгыннан бөгелеп биегәндә, йортка староста һәм писарь керделәр.

ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Сүзне ачулы кыяфәтле староста башлады:

– Бу ни эш, мәхдүм?.. Килешми, килешми. Егетләр, туктагыз! Йомыш бар. Писарь, кәгазьгә карап кычкыра башла! Исемен ишеткән менә шунда бассын! – диде ул.

Писарь һәр егетнең исемен кычкырып әйтте:

– Сирай Нәҗметдинов. Исхак Курамшин, Касыйм Галиев, Мифтах Алмаев, Исмәгыйль Әхмәдуллин, Мөбарәкша Салихов…

Нәрсә булганын беркем аңламады. Бик көтелмәгән сораштыру иде бу. Хәлнең нидә икәнен староста аңлатты.

– Егетләр, хәзер каравыл өенә барабыз, – диде ул. – Иртәгә калага барабыз. Патшадан үрәдниккә хәбәр килгән. Киләсе елга караласыларны хәзер үк наборга чакыралар, ди. Ярман патшасы безнең патшага каршы сугыш ачкан.

Исмәгыйль төшенең хикмәтен шунда аңлады:

– Менә ул сүнгән йолдызлар каян килеп чыкты..,– дип уйлады ул.

Егетләр чыгып киттеләр. Урамда аларның җырлаган тавышы ишетелде.

Без китәбез бу илдән,
Аерылып нечкә билдән.
Безнең хәлне сорашырсыз
Кыйбладан искән җилдән.

Сандугачлар чут-чут сайрый,
Ярманнар кылыч кайрый.
Сугышка киткән газиз баш
Туган илләргә кайтмый.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
Каз өмәсе – праздник по ощипыванию гуся​
каз йолкыганнан соң – после ощипывания гуся
аулак өйпраздник с танцами и играми, которые устраивала в молодёжь
каз канатлары – гусиные крылья
такмак – частушка
кара кашлы – чернобровая
килен – невестка
нечкә бил – узкая талия
каз мамык ястык большая перина из гусиного пуха
Исмәгыйльдән алырга мәҗбүр итте. – Заставил Исмагиля взять...
бөкресеннең авырлыгыннан бөгелеп биегәндә – во время танца-кривляния под тяжестью горба
ачулы кыяфәтле – со злым видом
килешми – не идёт, не к лицу
көтелмәгән сораштыру – неожиданный опрос
каравыл өе – караульный дом
киләсе елга караласыларны – тех, кто должен был быть рассмотрен в следующем году

***

Исмәгыйль, сугышка китәр алдыннан, Сәрвәр янына саубуллашырга килде. Кызның, әлбәттә, аны җибәрергә теләге юк иде. Ул егетне җибәрмәс өчен, төрле юллар эзләде.

– Юк, юк, җаным, сине җибәрмим. Сине үтерерләр. Мин синсез нишләрмен? Барма. Барма, кач! – дип үтенде Сәрвәр.

– Ярамый, ярамый, җаным. Шулай язган, күрәсең, – дип язмышына күнде Исмәгыйль.

– Юк, кайтмассың… Фәрхи әби дә килми бит.

– Фәрхи әби ни эшкә?..

– Дару китерергә тиеш. Бәлки, шифасы булыр.

Сүз колакка сала һәм кешене җиңелчә гарипләндерә торган дару турында иде. Беренче Бөендөнья сугышы вакытында мобилизация игълан ителгәч, сугышның нигә кирәклеген, ни өчен кеше үтерергә баруларын белмәгән ирләр, афәттән сакланыр өчен, үзләрен махсус дару ярдәмендә җәрәхәтләделәр. Сәрвәр дә шуны эшләргә теләде.

– Акча мәсьәләсе хәл ителер. Бөтен күлмәкләремне, сөлгеләремне – барысын бирер идем. Тик китерсен генә иде.

– Кирәк түгел, Сәрвәр, – дип каршы төште Исмәгыйль. Бер яктан ул, гарип калырга курка иде. Икенче яктан, башка егетләр алдында да яхшы түгел. Алар сугышта кан кояр, ә син качып калырсыңмы?

– Гомер буе җыйган күлмәк, сөлгеләреңнең рәхәтен үзең күр. Ярый, җаным, хәзергә хуш, – диде егет, кызның тәкъдимен кабул итмәде.

БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Сәрвәрне Исмәгыйльнең каршылыгы туктатмады. Ул им-томчы һәм яучы карчык Фәрхи белән күреште.

– Фәрхи әби, ни сорасаң, шуны бирәм. Даруыңны бир. Бәлки, шифасы булыр. – дип ялварды ул.

– Менә, кызым, картларны тыңларга кирәк. Мәхдүмгә чыксаң, җаның тыныч, күңелең шат булыр иде. Ярман безнең авылга килгәндә дә, аны сугышка алмаячаклар. Хәзерге заманда шундый ир үзе бәхет… – дип сөйләнде Фәрхи. Тик акча эшләү мөмкинлеген дә ычкындырырга теләмәде.

– Кара әле, Сәрвәр, бирсәм бирермен дә – бик кыйбат бит.

Аның бу сүзенә каршы төшеп, Сәрвәр сандыктан күлмәк, сөлгеләр чыгарды. Фәрхи боларны күргәч риза булды. Карчык ике күлмәк, уналты сөлге, бер ашъяулыкны алды. Аннан Исмәгыйльне ничек даруларга икәнен өйрәтте.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
сугышка китәр алдыннан – перед уходом на войну​
кач – прячься
язмышына күнде – смирился с судьбой
шифасы булыр – будет польза
җиңелчә гарипләндерә торган
– слабокалечащий; гарип – инвалид
афәттән сакланыр өчен – чтобы уберечься от трагедии
җәрәхәтләделәр – калечили, ранили
кан кояр – будут проливать кровь
каршылыгы туктатмады – сопротивление не остановило
им-томчы – знахарка
яучы – сваха
сүзенә каршы төшеп – противореча словам
ашъяулык – скатерть

АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ

Сәрвәр Исмәгыйльне өенә чакырды һәм даруны салырга үгетләде.

– Әйдә, әйдә, ишекне яп! Менә шуны хәзер колагыңа салырга кирәк, – диде кыз.

– Бу үтермәсме? – дип сорады Исмәгыйль. Ул әле дә шикләнә иде.

– Юк, үтерми... Шуны колакка салып, бик күп кеше калган.

– Каян алдың?

– Соңыннан, соңыннан әйтермен. Вакыт уздырырга ярамый. Әйдә, менә шунда ят. Әнә халык шулай колак бозып кала бит.

Исмәгыйль күнде. Сәрвәр даруны егетнең колагына салды. Егет авыртудан кычкыра башлады.

– Аһ, аһ!.. Үтерә, яндыра!.. – дип кычкырды ул.

– Чыда, чыда, бәгырем.

– Юк, юк! Чыдар хәлем юк! Үләм! Үләм, үләм!.. Хуш, Сәрвәр, хуш! Үләм…

Исмәгыйль шулай диде һәм хәлсез идәнгә ауды. Сәрвәр, йокыдан уянган сыман сискәнеп, кычкыра башлады.

– Үлде... Исмәгыйль... Исмәгыйль! Бәгырем! Бер генә... Бер генә сүз эндәш!.. Аһ!.. Үлде... Мин үтердем… Үз кулым белән... Мин үтердем!.. Ярдәм итегез.

ҖИДЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Исмәгыйльнең үлеменнән соң, Сәрвәрнең акылы җиңеләйде. Ул каз канатларын тотып, аулак өйдән җырлар җырлап йөри башлады.

Надир әлеге вакыйгалардан соң гел Сәрвәр янында йөри. Акылдан язган Сәрвәр хәзер аннан инде курыкмый иде. Надир Сәрвәрнең әбисе Гөлнурга хисләрен сөйли.

– Мин көннәр буе янында утырам... Менә шул шашкан Сәрвәр янында рәхәт табам. Ул минем белән сөйләшә, җырлый. Мин дә җырлыйм, – дип сөйли ул. – Сәрвәр белән без Исмәгыйльнең каберенә барабыз. Ул җырлый, мин Коръән укыйм. Мин һәрвакыт аның каберендә Коръән укыйм. Ул миңа хәзер якын туган төсле. Үткән җомганы урманга җиләк җыярга бардык. Шунда агач төбендә утырганда, Сәрвәр сүнгән йолдызлар хакында сөйләде.

Надир боларны сөйләгәндә, каз канатлары, чәчәкләр, үләннәр, башаклар кочаклап, өйгә Сәрвәр керде. Күлмәге иске, чәчләре тузган, яланаяк, чәчләренә үләннәр ябышкан, җырлый.

Рушан йолдыз ялтырамый
Айның ундүрт төнендә.
Сагынганда айга кара,
Син булырсың күңелемдә.

Кыз каз канатларын идәнгә тарата.

– Нәрсә?! Сугыш! Менә сүнгән йолдызлар каян килеп чыкты... Юк, юк, мин сине җибәрмим. Син монда кал!.. Әйе, монда... Әйе, дару, дару, колагыңа дару салырмын! Аһһһ!.. Ул үлә... Ул үлә... Ярдәм итегез! Ул үлә!..

Көзләр үтеп, язлар җитәр,
Бакчада былбыл сайрар.
Кылыч чапкан җәрәхәтнең
Каннарын кемнәр юар?

Сәрвәр чәчәкләр, каз канатлары, саламнар кочаклап, җырлап, Исмәгыйль каберенә килде. Кулындагы чәчәк-канатларны ул аның каберенә салды.

Каз канатын кызлар сата,
Ир канатын кем сата?
Ир канатын патша сата,
Туган илне елата.

Нурлар чәчеп күк йөзендә,
Алсуланып таң атар.
Ярсыз калган кыз баланы
Кемнәр генә юатыр?

Чү, чү, йолдызлар сүнә, йолдызлар сүнә, сүнәләр. Йолдызлар сүнәләр…

Күктә бик каты яшен яшьни, күк күкрәде. Сәрвәр куркуыннан һәм күңел арыганлыгыннан егылып үлде.

1923 ел

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
үгетләде – уговаривала
ишекне яп – закрой дверь
әле дә шикләнә – всё ещё сомневается
соңыннан әйтермен – позже скажу
Вакыт уздырырга ярамый. – Нельзя терять время.
Чыдар хәлем юк! – Нет сил терпеть!
йокыдан уянган сыман сискәнеп – вздрогнув, будто после пробуждения
акылы җиңеләйде – лишилась рассудка
каберенә барабыз – ходим на могилу
башаклар кочаклап – держа в охапке колосья
чәчләре тузган, яланаяк – волосы растрёпаны босая
яшен яшьни – засверкала молния
күңел арыганлыгыннан – от душевного бессилия/истощения

*****

Как вам текст произведения? Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Сүнгән йолдызлар

Тест: Сүнгән йолдызлар

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG