Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Микулай дәдә — татар театрына хезмәт иткән керәшен татары". Актер Наил Дунай вафатына


Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Русиянең атказанган артисты Наил Дунай (1937-2022)

Татар артисты Наил Дунай якшәмбе көнне вафат булды. Бүген аны соңгы юлга озаталар. Керәшен татары гомеренең 61 елын татар театры сәнгатенә багышлады. Нинди эз калдырды, нинди сыйфатлар белән аерылып торды? Бергә укыган, иңгә-иң терәлеп эшләгән, якын аралашкан шәхесләр артистны искә ала.

Бүген Казанда Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Русиянең атказанган артисты Наил Дунай (Николай Дунаев) белән хушлашалар. Башта иртәнге сигездә керәшен татарлары җыела торган Тихвин чиркәвендә аның рухына дога кылу йоласы уздыралачак. Монда аның туганнары, якыннары, руханилар булачак. Аннары сәгать унда Камал театрында аның белән хушлашу уза. Аны соңгы юлга хезмәттәшләре, тамашачылары озатачак. Җылы сүзләр, рәхмәтләр, алкышлар белән. Шундый гадәт. Гомер буена татар сәхнәсе, татар тамашачысына хезмәт иткән олы талант иясе моңа лаек. Наил Дунай Казанның Курган зиратында җирләнәчәк. Бу – якыннарының теләге, дип аңлаттылар Камал театрында, алдан ук урынын да хәстәрләп куйганнар.

Соңгы айларда Наил Дунай авыр хәлдә булган. Инсульт бәргән, артист торып йөри алмаслык хәлгә килгән. Ул якыннарының тәрбиясендә булган. 30 октябрь кичендә өендә җан биргән.

Наил Дунаев быел 3 майда 85 яшен тутырган иде. Данлыклы "щепкинчылар" буынының асыл артисты Камал театрына эшкә 1961 елда килде һәм 2022 елның башына кадәр сәхнәдә уйнады. Тулы бер гомер. Татар сәхнәсенә 61 ел буена тугры хезмәт итү. Наил Дунай 2022 елның башында гына сәхнәгә чыкмый башлаган. Аның соңгы роле "Бабайлар чуагы" спектаклендә иде. Хәзер аны Әсхәт Хисмәт алмаштырган.

Ул бәхетле, уңышлы артист гомерен кичерә. Төп рольләр аныкы иде, мәхәббәт каһарманнарын ул уйнады, гәүдәсе, холкы шуңа туры килә иде. Матур кеше булды. Мәңге яшәячәк Гөргери образын сәхнәдә тудырып калдырган шәхес ул Наил Дунай. Шул роль белән аны таныйлар иде, бу спектакль әлегәчә Камал театры сәхнәсендә аншлаг белән уйнала.


Дунай чыгышы белән Зәй районыннан, Әхмәт авылыннан. Шунда мәктәптә белем алган. Бу авыл мәктәбе күп талантлы шәхесләр тәрбияләп чыгара. Шуларның берсе — Дунай белән бер сыйныфта укыган, аннары Мәскәүнең Щепкин училищесында белем алган язучы Рабит Батулла. Ул яшьтәше белән тыгыз аралашкан, телефонннан хәбәрләшеп торган. Әмма өзелер алдыннан алар күрешә алмаган. Ренат Таҗетдин, Равил Шәрәфи, Әзһәр Шакиров барып кайтты янына, әмма Микулай инде сөйләшә алмаган, ди Батулла. Ул аны керәшен татарлары үзара кулланган исеме белән атый. Башкалардан үҗәтлеге белән аерылып торды, максатына ирешә торган эшчән кеше иде. Татар телен нечкәлекләренә кадәр белде, оста тәрҗемәче иде дип искә ала Батулла.

— Беренче сыйфаты — үҗәтлек. Максатчан иде ул. Ул актер булып хезмәт итте, театр белән яшәде, беркая да китмәде. Холкы тотрыклы булды. Алган һөнәренә тугры калды. Ул мәхәббәт каһарманнарын күп уйнады, чибәр кеше. Матур җырлады, моңлы иде. Яшь чакта бергә үземне матур дип уйлый идем, ләкин икебез урамнан барсак, кызлар мине түгел, аңа карый! Күз явын ала иде.

Дунай 12 пьеса тәрҗемә итте, алар куелды. Бу — зур эш. Мин аны Язучылар берлегенә алдыртуны хәстәрләп йөрдем. Теләмәде. Тәрҗемә өчен тел байлыгы булуы кирәк, ә ул татар телен бик яхшы белә иде. Халыкчан теле, йөгерек.

Керәшеннәр аерым милләт дип йөрмәде, сабыррак булды бу мәсьәләдә

Керәшен татары ул, әмма татар артисты. Татар ягындагы кеше булды, әмма керәшеннәрнең йолаларын саклады. Мәктәптә барыбыз да бергә укыдык, бүленмәдек. Керәшеннәр аерым милләт дип йөрмәде, сабыррак булды бу мәсьәләдә. Керәшеннәр — христианнар, әмма тел, йола көчлерәк, шуңа да татар керәшеннәре татарларга тартылды, дип искә ала Рабит әфәнде.

Наил Дунай белән соңгы күрешкән кеше — артист Равил Шәрифи. Аны югалту — гаиләмнең бер кешесен югалту белән бер дип аңлатты ул Дунайның китүен.

— Ул якын иде, бергә укыдык, бергә эшләдек. Бергә гомер кичердек. Шатлыгы да, кайгысы да бергә булды. Авыргач, бик нык интегеп авыргач, борчылдык, кызгандым аны. Керәшеннәр ачыграк, юмартрак халык. Наил дә шундый иде. Эчкерсез. Киң күңелле. Ул кешеләр белән ачык сөйләшә иде. Актерлык осталыгы күз алдында. Анысы турында сөйләргә кирәк дип тапмыйм. Һәрвакыт бергә идек бит... Аның китүе — минем өчен авыр югалту. Гаиләм кешесен югалткан кебек авыр кичерәм, диде Равил әфәнде.

Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова сүзләренчә, мәрхүм тормышны яратып яшәгән, шөгыльләре күп булган, мәсәлән, артист спортны бик яраткан. Миләүшә белән алар футбол, хоккей карарга йөргән.

— Наил абый мине якын итте, мин — аны. Ул минем әти (мәрхүм актер Наил Шәйхетдинов – ред.) белән дә дус иде, бергә футболга йөриләр иде, бәләкәй чакта мин аларга иярә идем. Аннары әти китте, Наил абый белән бергә йөрдек. "Рубин" уйнаса, "әйдә бергә барабыз, мин сиңа билет алам!" дия иде. Ә минем абонемент, шуннан ул минем кайда утырачагымны белеп, үзенә дә, артист Илдус Габдрахмановка да билет ала иде. Илдус аны машинасына утыртып алып килә, бергәләп уен карый идек. Күңелле, азартлы кеше бит ул Наил абый! Кәрт уйнаса да, эченә кереп, тәмен тоеп уйный иде, — дип искә ала Миләүшә ханым. — Ул игътибар үзәгендә булырга яратты, үз янында кешеләрне туплый белде. Сөйләшергә, фикерләшергә яратты, һәрвакыт баш мие эшләде аның, кызыксынучан булды. Кайчак күңеле төшсә, хәле авыр булса, "Әйдә, сөйләшик әле" дияр иде дә сөйләп китәр иде. Шулай онытыла, менә җиңел булып китте дип канәгать кала иде.

Хатын-кызларга үтә дә игътибарлы иде

Хатын-кызларга үтә дә игътибарлы иде, аның белән эшләүчеләр барысы да ихтирамлы карашын тоеп яшәде. Һәркемнең ни яратканын белде, кечкенә булса да бүләкләр бирергә яратты.

Балыкчы иде ул. Үзе тота, үзе киптерә. "Миләүшә, син балык яратасың, менә миннән күчтәнәч" дип театрга балык кыстырып килә иде. И, тәмлелеге!


Камал театры оркестрында скрипкачы Динә Закирова Наил Дунай белән бакчада күршеләр булган, мәрхүмне оста бакчачы, бар хуҗалыгын тәртиптә тотучы дип сөйли. Моннан тыш ул яшьләрне яратып, киңәшләр бирүче булып та истә калачак дип сөйләде Азатлыкка.

— Мин гадәттә спектакльдә уйнасак, тамашачылар залын күзәтәм. Кем килгән, күзләрен "укыйм" кешеләрнең. Быел 2 майда "Театр & Музыка. Җәлил" спектакле булды, оркестр уйнады. Шулай ук тамашачылар залын күзәтәм, карасам, Наил абый утыра! И, сөендем аның утыруын күргәч. Аңа кадәр аны чирли дип әйткәннәр иде. Менә бит килгән, йөри! Күңелгә җылылык йөгерде. Матур кеше ул. Йөзе нурлы иде. Соңгы күрүем шул булган димәк, — ди музыкант. — Ул, аның буыны безнең өчен кыйммәтле асылташлар кебек, озак яшәсәләр ярар иде дип телибез барысы өчен дә, әмма китәләр. Алар кебек башкалар юк. Наил абый да, башкалар да ничектер яшьләрне ярата, үз балалары кебек кабул итә. Кайчан абыныр икән бу дип түгел, абынганчы, балакаем, болай эшлә дип әйтеп куялар. Барысы да уңай килеп чыкса, кочып сөяләр. Никадәр мәрхәмәтлелек! Үз тәҗрибәсе белән Наил абый да бүлеште, ихластан.

Аның бакчасында ни генә үсми иде!

Без бакча күршеләре. Аның бакчасында ни генә үсми иде! Барысы да бар, тәртип, барысы да каралган. "Динә, сезгә йөзем үсентеләрен әзерләп куйдым, утыртырсыз" дигән иде. Без генә вакыт тапмадык, шулай калды. Өлгермәдем алырга.

Наил Дунай керәшен татарлары тормышы белән актив шөгыльләнде. Ул ел саен Питрау бәйрәмендә катнашты, "Керәшен кызы" бәйгесенең алыштыргысыз хөкемдары булды. Балалар арасында уздырылган "Туым җондызы" бәйгесендә һәрвакыт тамашачылар залында булды. Сирәк булса да аны Раштуада хатыны Татук апа белән күрергә дә мөмкин иде. Керәшен татарларына бәйле нинди генә чара булмасын, Наил Дунай керәшеннәр арасында булды.


Ул үз халкының йолаларына, җырларына гашыйк булган кеше. 2016 елда узган "Туым җондызы" фестивале вакытында ул Азатлыкка керәшеннәрдә җыр, бию сәнгате ни өчен ныграк сакланганы турында сөйләгән иде.

"Мөселман белән керәшеннәрне аерсак, татарларга дин нигезендә рәсем ясарга, җырларга, биергә тыелган. Ә керәшеннәрдә тыелмагач, борынгыдан калган җыр-моңнарын, киемнәрен, аһәңнәрен саклап калаганнар дип уйлыйм. Явыз Иван чукындырган булса да, җырларын, киемнәрен ул текмәгән, ул язмаган бит. Әлеге гореф-гадәтләрне керәшеннәр төптән саклап, түкми-чәчми бүгенге көнгә кадәр җиткергән. Бернинди белемсез, ноталарсыз җырлаганнар. Минем әни, апалар музыка белемнәре булмаган килеш өчесе өч тавыштан җырлады, мөселман хатыннарының җырлаганын күз алдына китерүе авыррак", дип сөйләгән иде.

Җырчы Георгий Ибушев та Наил Дунайны искә алганда аның керәшен татарларына ифрат дәрәҗәдә игътибарлы булуын сөйләде. Бернинди дә вазифалар биләмәсә дә ул керәшеннәр арасында олпат шәхес, аның сүзенә колак салалар иде ди ул. Дунайның китүен керәшен татарлары ятим калу буларак кабул итә дип аңлатты Ибушев. "Ул барыбыз өчен дә олы абый яки әти кебек иде" диде.

Безнең өчен ул һәрвакыт Микулай дәдә булды

— Аны киң җәмәгатьчелек, татар театрын сөючеләр Наил Дунаев дип белә, ә безнең өчен ул һәрвакыт Микулай дәдә булды. Үзебезчә, якын итеп шулай дәштек, ул да шулай дәшкәнне яратты. Гәрәй Рәхимне Гөргери дәдә дип йөрттек. Икесе дә мәрхүм, икесе дә ике канат иде, алар киткәч, канатлар киселгән кебек. Авыр кабул иттем Микулай дәдәнең китүен дә, — ди Ибушев. — Без аның белән 1989 елда таныштык, керәшен татарларының оешмасын төзеп йөргән чак иде, ул да килде. Ул бөтен чараларда диярлек катнашты, һәрберебезгә игътибарлы булды, кызыксынып торды. Керәшеннәр өчен янып-көеп йөрде. Берәр таланты булган кешенең эшенә ихластан сөенә белде. Барлык башлангычларны гел куәтләп торды. Акыллы иде, киңәшләре гел урынлы, файдалы булды.

Истә кала торган шәхес. Кешеләрне яратты, аралашуга ачык, җиңел кеше. Гәрчә тиз кызып та китә ала иде, дәрте ташып торды. Татый түти (хатыны Татьяна - ред.) белән матур гомер кичерделәр, үрнәк гаилә булды.

Николай Иван улы Дунаев 1937 елның 3 маенда Татарстанның Зәй районы Әхмәт авылында туган. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлаган һәм Татар академия театрында эшли башлаган. Төрле планда төп рольләр башкаручы киң диапазонлы танылган артист. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә иткән. Казан мәдәният һәм сәнгать университетында актерлык осталыгын укыткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG