Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе татар теленә өйрәтүче видеороликлар төшергән


Иллюстратив фото

Әлеге видеолар кешене төрле тормыш хәлендә татарча аралашырга ярдәм итүне күзаллый.

Казан мэриясе татар теленә өйрәтүче "вируслы" видеороликлар төшергән. Бу хакта бүген шәһәр башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова мэрия киңәшмәсендә белдерде.

Барлыгы 20 видеоролик әзерләнгән. Алар Казан мэриясе социаль челтәрләрендә, шул исәптән YouTube-та урнаштырылачак.

"Роликлар кафе, поликлиника, аэропорт, театр, билет кассасы хезмәткәрләре, эш бирүче, дуслар, якыннар белән аралашу темаларын үз эченә ала", диде ул.

Проект Татарстан президенты каршындагы Татар телен һәм башка халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла.

Гүзәл Сәгыйтова сүзләренә караганда, мэрия хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү һәм җәмәгать транспорты өлкәсендә эшләүчеләр өчен бушлай татар телен өйрәнү курслары дәвам итә.

Моннан тыш, Казанда 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне уңаеннан Татарстан дәүләтчелек тарихы музеенда чара булачагы әйтелде. Сәгыйтова сүзләренчә, 4 ноябрь көнне музейда Татарстан суверенитеты һәм дәүләт символларына багышланган фото-видео материаллар белән танышып булачак.

Азатлыкның татар телен өйрәнүчеләр өчен "Әйдә! Online" проекты да эшләп килә. Анда татар телен башлангыч һәм дәвам итүче дәрәҗәдә өйрәнүчеләр өчен курслар, адаптацияләнгән текстлар, башка күп төрле мәгълүмат чыга.

  • Быелның 30 августында Казан автобусларында татар һәм урыс телләрендә тарихи-мәдәни аудиогид сөйли башлады. Аерым алганда, 2нче, 6нчы, 90нчы һәм 91нче маршрутта йөрүче автобус юлчыларына Казанның микрорайоннары, бистәләре, тарихи шәхесләре, урам исемнәре хакында, шәһәрнең үзенчәлекле урыннары, парклары, һәйкәлләре, тарихи биналары турында мәгълүмат бирелә.
  • Узган елның 20 сентябреннән Казан метросында Татарстандагы телләргә багышланган махсус поезд йөри башлады. "Туган телләр поезды" республикада туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG