Төркиядә отельләр Русия түләү системнарын тоташтыра башлаган. Әлеге систем Русиядә чыгарылган "Мир", Mastercard һәм Visa карталарын кабул итә. Бу хакта "Известия" туризм тармагы хезмәткәрләренә сылтанып яза.
Медиа язуынча, Ziraat банкы "Мир" карталары белән эшләүне туктатканнан соң, Papillon Zeugma Relaxury отеле Русиянең Sigma системына тоташкан. Ул "Мир" карталары гына түгел, Русиядә чыгарылган Mastercard һәм Visa карталарын да кабул итә диелә.
Моннан тыш, Nirvana челтәренең өч отелендә "Мир" карталарын кабул итә башлауларын сөйләгәннәр.
Төркиядән тыш, әлеге түләү системнарын Беларус һәм Казакъстан да куллана башлаган диелә.
Сентябрь ахырында Төркия банклары АКШ санкцияләреннән сагаеп, Русиянең түләү системы белән эшләүдән баш тартты. Иң элек хосусый банклар – DenizBank һәм Is Bankasi, соңрак Halkbank, Ziraat bankasi һәм VakifBank дәүләт банклары да "Мир" картасын кабул итми башлады. Бүген Төркиядәге бер банк та Русиядә чыгарылган карталарның берсе белән дә эшләми.
Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, Төркия банклары русияләргә хисап ачуны катлауландырды. Банклар депозит суммасын арттырды һәм аерым урыннарда иминиятләштерүне мәҗбүриләде. Кайбер банк хезмәткәрләренең русияләргә хезмәт күрсәтергә теләмәве әйтелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!