Accessibility links

Кайнар хәбәр

М-12 Мәскәү-Казан машина юлыннан узу бәясе артырга мөмкин


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Әлегә юлның ничә сумга төшүен исәплиләр, бәясе шуннан чыгып билгеләнәчәк. Элегрәк аның бәясе бер километр өчен 2,5 сум булырга, Казаннан Мәскәүгә яңа юлдан бару 1600 сумга төшәргә мөмкин диелгән иде. 

М-12 Мәскәү-Казан машина юлыннан узу бәясе артырга мөмкин. Юлның ничә сумга төшүен исәплиләр, бәясе шуннан чыгып билгеләнәчәк, дип белдергән Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин. Бу хакта "Реальное время" яза.

Ул 2021 елда долларның күтәрелүен, шуңа өстәп пандемия чикләүләре булуын һәм төзелеш кирәк-яраклары кыйммәтләнүен искәрткән. "Бу кыйммәтләнүне ничек тә булса капларга кирәк", дигән Хөснуллин.

Түрә әйтүенчә, юлны төзегәндә металл бәясе генә дә — 11 миллиардка, ә материаллар китереп кую бәясе исә 8 миллиардка арткан.

"Ничә сумга төшүен санаячакбыз, инвестицияләрне кире кайтарырлык бәяләр эзләячәкбез. Инвестицияләрне кире кайтарып, яңа юллар төзи алачакбыз", дигән вице-премьер.

  • Русия һәм Татарстан башкалаларын тоташтыручы яңа машина юлы 2024 елда кулланылышка кертелер дип көтелә. Яңа юл Казаннан Мәскәүгә 10 сәгать урынына 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Аның бәясе бер километр өчен 2,5 сум булырга, Казаннан Мәскәүгә яңа юлдан бару 1600 сумга төшәргә мөмкин диелгән иде.
  • Быел июнь башында Мәскәү–Казан арасында М-12 машина юлын төзү 30лап процентка кыйммәтләнүе хәбәр ителгән иде. "Карасак, юл төзелеш материаллары сәнәгате әллә ни зур булмаган җирләрдән уза. Яңа карьерлар булдыру, йөк ташу, бу төзелеш материалларын китереп куюга чыгымнар артты. Ул башта 629 млрд сум тора иде, хәзер без тагын ике кишәрлекне исәпләп бетерәбез һәм 30 процент тирәсе кыйммәтрәк чыгачак", дип белдергән иде "Автодор дәүләт ширкәте идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко.
  • Апрельдә Федераль җыен каршында чыгыш ясаганда Русия президенты Владимир Путин Мәскәү-Казан юлын өч елда Екатеринбурга кадәр салырга кушты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG