Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вёрстка": Яңа елдан соң мобилизациянең икенче дулкыны булырга мөмкин


Русиядә мобилизация
Русиядә мобилизация

Басма чыганаклары моның берничә дәлилен дә китергән. Әйтик Мәскәү мэриясендә махсус оешкан, канунсыз чакырылганнар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен хәрби комиссариатларга булышкан белгечләргә әлегә ял итегез, Яңа елдан соң кабат эшли башлыйсыз дигәннәр.

Кремль мобилизация тәмамланды дип ышандырса да, бу кышта ук Русиядә мобилизациянең икенче дулкыны башланырга мөмкин, дип яза чыганакларына сылтама белән "Вёрстка".

Басманың төрле хакимият оешмаларында һәм дәүләт ширкәтләрендә эшләүче, исемнәре аталмаган чыганаклары икенче этапка әзерлек инде бара дип сөйләгән. Ул гаскәргә көзге чакырылыш тәмамлангач та, Яңа елдан соң ук башланырга мөмкин диелә.

Басма мобилизацияне дәвам итәргә әзерләнүләрен раслардай берничә билге бар ди. Әйтик Мәскәү мэриясендә махсус оешкан, канунсыз чакырылганнар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен хәрби комиссариатларга булышкан такымны таратмаганнар диелә.

Белгечләргә Яңа елга кадәр ял итегез, соңрак кире эшли башлаячаксыз дигәннәр, дип ышандыра басманың Мәскәү хөкүмәтендәге чыганагы.

Хәрби комиссариатлардагы мәгълүматлар базасын яңарту эше дә, дәүләт корпорацияләрендә әзерлекләр дә бара диелә.

Басма чыганаклары фикеренчә, президент хакимияте Яңа елга кадәр чорны халык эмоциональ яктан бераз ял иттерү өчен кулланырга уйлый, әмма мобилизация тәмамлануга "беркем дә ышанмый" ди алар.

  • Русиядә мобилизация 21 сентябрьдә башланды. 28 октябрьдә Сергей Шойгу гаскәргә 300 мең кеше чакырылуы турында хисап бирде. 31 октябрьдә Русия президенты Владимир Путин мобилизациянең төгәлләнүен җиткерде.
  • Әмма мобилизация турындагы фәрман гамәлдән чыгарылмады. 1 ноябрьдә Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Русиядә "өлешчә мобилизация"не төгәлләү өчен президентның аерым фәрман чыгаруы кирәкми" дип белдерде.
  • Юристлар "мобилизация тәмам" дигән телдән әйтелгән бу сүзләр бернинди юридик көчкә дә ия түгел һәм хакимиятләр сугышка алуны теләсә кайсы мизгелдә яңадан башларга мөмкин ди.
  • Кайбер медиалар ачык чыганаклардагы мәгълүматларга таянып хисаплавынча, мобилизация игълан ителгәннән соң сугышка алынганнарның 100дән артыгы инде һәлак булган. Күп өлеше- фронтта, кайберләре исә сугышка эләккәнче үк, хәрби әзерлек узу урыннарында.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG