Accessibility links

Русия думасында мәгълүмат һәм пропаганда министрлыгы булдырырга тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Депутат Андрей Гурулев әйтүенчә, бу Русия хөкүмәтенең аерым министрлыгы булырга тиеш. Ул ялган мәгълүмат чыганаклары белән  көрәшә, пропаганда белән шөгыльләнә алыр иде.  

Русия думасының Байкал аръягыннан депутаты Андрей Гурулев Русиядә мәгълүмат һәм пропаганда министрлыгы оештырырга кирәк дип белдергән. Бу хакта РИА "Новости" яза.

Аның әйтүенчә Русия җәмгыяте мәгълүмати сугышка ияләшкән инде һәм ялган мәгълүматны гына аера белә.

Депутат әйтүенчә, бу Русия хөкүмәтенең аерым министрлыгы булырга тиеш, ул ялган мәгълүмат чыганаклары белән көрәшә, пропаганда белән шөгыльләнә алыр иде.

Мәгълүмати сугыш һәм аның нәтиҗәләре турында әйтеп, Гурулев Байкал аръягын мисалга китергән. Төбәктә Русия президенты Владимир Путинга ышаныч дәрәҗәсе 70 проценттан артык диелә.

Шул ук вакытта бүген Русия иминлек шурасы сәркатибе Николай Патрушев Русия хакимиятенең Көнбатыш социаль челтәрләре һәм медиаларын күзәтүне көчәйтүен җиткерде, бу илдәге вазгыятьне "тыштан" тотрыксыз итәргә тырышулары белән яхшырак көрәшү өчен" эшләнә диде ул.

  • 22 сентябрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та төбәк депутатларын пропаганда эшен арттырырга өндәгән иде. "Без куркыныч ялган мәгълүматка каршы торырга тиеш. Моның өчен тулы куәткә пропаганда, патриотик эш белән шөгыльләнергә кирәк, һәр кеше ниләр баруын ачык аңласын", дип белдерде ул.
  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан бирле, Русия хакимияте бәйсез медиа чараларына карата моңарчы күренмәгән басым шаукымын оештырды.
  • Шул ук вакытта, дәүләтнең үз басмалары һәм дәүләт тәэсир итә алган медиа чаралары тулысынча халыкка дәүләт пропагандасын үткәрү эшенә җигелде. Телевидениедән көн-төн "Украинадагы нацилар", "8 ел Донбассны утка тоту", "урысларны урыс телендә сөйләшү өчен эзәрлекләү" кебек ялган тезислар яңгыратыла. Пропаганда телевидение белән чикләнмичә, интернет киңлекләрендә дә зур урын ала, әйтик, хакимият сатып алган Телеграм-каналларда да шул ук пропаганда тезисларын күреп була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG