Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров депутатларны пропаганда эшен һәм патриотик эшчәнлекне аттырырга өнди


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Ул кичә игълан ителгән өлешчә мобилизация турында аңлату өчен депутатларга районнарга һәм шәһәрләргә чыгып, халык белән шәхсән күрешергә киңәш иткән.

Бүген, 22 сентябьдә, Башкортстан Дәүләт җыены пленар утырышында Радий Хәбиров депутатларга мөрәҗәгать иткән һәм аларны ялган мәгълүмат белән көрәшергә, халык арасында пропаганда эшен, патриотик эшчәнлекне арттырырга өндәгән. Хәбировның бу мөрәҗәгате "Башинформ"да чыкты.

Төбәк башлыгы бер көн элек игълан ителгән өлешчә мобилизация турында аңлату өчен депутатларга районнарга һәм шәһәрләргә чыгып, халык белән шәхсән күрешергә киңәш иткән.

"Без куркыныч ялган мәгълүматка каршы торырга тиеш. Моның өчен тулы куәткә пропаганда, патриотик эш белән шөгыльләнергә кирәк, һәр кеше ниләр баруы турында ачык аңласын", дип белдергән ул.

21 сентябрьдә русияләргә мөрәҗәгатендә Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан итте. Радий Хәбиров моны беренчеләрдән булып хуплап чыккан төбәк җитәкчеләренең берсе булды. "Путинның өлешчә мобилизация турындагы карарын тулысынча хуплыйбыз. Башкортстанда "махсус хәрби операция" уздыруның кирәклеген аңлыйлар", дип белдерде ул.

24 февральдә Русия президенты фәрманы белән Украинага каршы сугыш башлангач та Хәбиров беренчеләрдән булып бу сугышны хуплап чыккан иде.

Шул вакыттан бирле Башкортстан Украинаның Русия басып алган төбәкләренә һуманитар ярдәм җибәрүдә дә, Путин башлаган сугышка ихтыяриларын озатуда да актив булды.

Украинадагы сугышка җибәрү өчен республикада батальоннар төзелде. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу батальоннар – нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән төзелгән.

Күптән түгел Хәбиров хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк дип искәртте һәм иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү дип, республика җитәкчеләренең исенә төшерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG