Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада Русиянең ике хәрбие авырлы хатын-кызны көчләүдә, кешеләрне талау һәм җәфалауда шикләнелә


Украинада сугыш.
Украинада сугыш.

Шикләнелүчеләр - 90нчы танк дивизиясенең 6нчы танк полкы хәрбиләре Ринат Хәкимҗанов һәм Арслан Салихов диелә. Бу хәрби бүлекчә мартта Броварски районындагы Великая Дымерка авылын контрольдә тоткан. 

Украинада Русиянең ике хәрбие быел мартта көмәнле хатын-кызны көчләүдә, кешеләрне талау һәм җәфалауда шикләнелә. Бу хакта Украина Дәүләт полициясе хәбәр итә.

Шикләнелүчеләр - 90нчы танк дивизиясенең 6нчы танк полкы хәрбиләре Ринат Хәкимҗанов һәм Арслан Салихов, дип искәртә Украина баш прокуратурасы.

Бу хәрби бүлекчә мартта Броварски районындагы Великая Дымерка авылын контрольдә тоткан.

Тикшерү фаразынча, 21 мартта Ринат Хәкимҗанов һәм шәхесе ачыкланмаган тагын бер хәрби, корал белән янап, авылда яшәүче хатын-кызны өенә алып кергәннәр.

Ул авырлы булуын әйткән, көчләмәүләрен үтенгән. Әмма ике хәрби дә аны чиратлашып көчләгәннәр, кыйнаганнар, буганнар, дүрт тешен сугып төшергәннәр диелә. Бу вакытта өйгә беркем керә алмасын өчен Арслан Салихов урамда торган.

Украина хакимиятләре мәгълүматынча бер көн алдан гына Хәкимҗанов, Салихов һәм Русиянең башка солдатлары авылдагы бер ирне окоплар казырга мәҗбүр иткән. Алар аны аяк-куллары бәйле хәлдә базда тоткан диелә.

Хәкимҗанов белән Салиховның хәзер кайда булуы ачыкланмаган. Азатлык Украина биргән әлеге мәгълүматны бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

  • Элегрәк БМОның Украина буенча тикшерү комиссиясе Русия гаскәре Украина җирләрендә сугыш җинаятьләре кыла дип нәтиҗә ясаган иде. Комиссия рәисе Эрик Мёсе Русия хәрбиләре кылган сугыш җинаятьләренә дәлилләр күп җыелды дип белдерде. Мондый теркәлгән җинаятьләр арасында җәзалап үтерү, җәфалаулар, җенси көчләүләр һәм балаларга каршы җинаятьләр, торак пунктларны көчле һөҗүмнәргә тотулар бар.
  • Украинадагы сугышта Русия хәрбиләренең хатын-кызларны көчләве турындагы беренче эш мәхкәмәгә май ахырында тапшырылган иде. Броварски районын оккупацияләгән вакытта Михаил Романов бер авылдагы йортка бәреп кергән һәм аның хуҗасын атып үтергән диелде. Үтерүдән соң, исерек хәрби башка бер оккупант белән берлектә берничә мәртәбә аның хатынын көчләгән, дип белдерде Украина прокуратурасы.
  • Быел 23 майда Киев мәхкәмәсе Сумски өлкәсендә сивил кешене үтерүдә гаепләнүче Русия сержанты Вадим Шишимаринны хөкем итте. Ул сугыш башыннан бирле Украина мәхкәмәсе каршына баскан беренче Русия хәрбие булды.
  • Июнь аенда Украинада Русиянең сугыш җинаятьләре турында "Җәлладлар китабы" порталы эшли башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG