Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мария Захарова КФУ студентлары белән очрашуда хәзерге вазгыятьне Кариб кризисы белән чагыштырмакчы


Мария Захарова
Мария Захарова

8 ноябрьдә Казан федераль университетында Русия тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм басма департаменты җитәкчесе Мария Захарова белән видео-очрашу булачак, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.

Очрашуның темасы "Киеренке геосәяси вазгыятьтә дипломатик эшчәнлектә мәгълүмати өлеш. Кариб кризисы, хәзерге вазгыять" дип атала.

Чара университеттагы "Ачык җәмгыять" исемле чаралар циклы кысаларында узачак, аны КФУ студентларын һәм укытучыларын танылган дәүләт эшлеклеләре, медиада эшләүче затлар, Русиянең алдынгы ширкәтләре һәм корпорацияләренең топ-менеджерлары белән аралаштыру өчен оештырганнар диелә.

  • Кариб кризисы - 1962 елның октябрендә Совет берлеге белән Кушма штатлар арасында чыккан сәяси, дипломатик һәм хәрби каршылык. Бу низаг атом сугышына китерә алган булыр иде.
  • Соңгы вакытта Русиядә атом коралы турында еш телгә алалар, Көнбатыш белгечләре Русия аны Украинадагы сугышта куллану ихтималын карарга мөмкин дип шикләнә.
  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русия хакимиятләре берничә мәртәбә ил бөтенлегенә куркыныч янаган очракта атом коралы кулланырга мөмкин булуларын белдерде.
  • Сентябрьдә Путин атом коралы турындагы сөйләшүләр "күзгә төтен җибәрү түгел", диде.
  • 27 октябрьдә "Валдай" бәхәс клубы утырышында Путин "Украинага атом һөҗүме ясау Русиягә кирәк түгел" дип белдерде. "Сәяси дә, хәрби дә мәгънәсе юк", диде Русия президенты.
  • 1 ноябрьдә исә Русия Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, әгәр Киев Русия аннексияләгән җирләрне көч кулланып кабат Украинага кайтарырга омтылса, бу атом һөҗүме ясау өчен турыдан-туры сәбәп булачак, дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG