Accessibility links

Уфада яшәүчеләр төзәтү колониясенең иртәдән патриотик җырлар кычкыртып куюыннан зарлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия һәм Башкортстан гимннарын, "Прощание славянки" җырын иртәнге сәгать алтыда ук ачалар, алар ярты сәгать буе җырлап тора ди уфалылар.

Уфаның Черниковка микрорайонында яшәүчеләр 13нче колониядән килгән җыр тавышларына зарлана. Алар зарларын Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге язмалары астына язып калдырган.

Микрорайонда яшәүчеләр әйтүенчә, иртән иртүк, сәгать алтыда ук колониядә Русия һәм Башкортстан гимннарын, "Прощание славянки" җырын кабызып куялар. Аның тавышы Азатлык, Кольцевая, Черниковская, Калинин, Интернационал урамнарында ишетелә диелә. Бу – Черниковкарайонының бер өлеше.

"Элегрәк ишетелер-ишетелмәс кенә була иде, борчымады. Ә менә октябрьдән бирле бу психик һөҗүмгә әйләнеп бара! Иртәнге алтыда, көн саен башта гимннар, соңыннан "Прощание славянки"ны бер-бер артлы 30 минут буе җырлаталар. Бер туктаусыз. Ялларда да, каникулларда да. Тавышын әйтеп бетерә торган түгел. Тәрәзә төбенә килеп туктаган машинадан бөтен көченә ачып куйган кебек", дип язган Елена Усанова.

Уфаның Калинин районы хакимиятенең мәгълүмати-аналитика бүлеге җитәкчесе Вера Пояркова 13нче колониягә мөрәҗәгать иткән, шулай да колониядән әлегә җавап булмаган.

  • 4 ноябрьдә Русия президенты Владимир Путин авыр җинаятьләр өчен хөкем мөддәте тәмамланмаганнарны мобилизацияләргә һәм Украинадагы сугышка җибәрергә мөмкинлек бирүче канун имзалады.
  • Канун балигъ булмаучыларның җенси кагылгысызлыгын бозган, террорчылык гамәле кты кылган, экстремизм, дәүләткә хыянәт өчен хөкем ителгән, канунсыз кораллы оешма оештырган һәм тагын берничә төрдәге җинаять башкаручы затларга кагылмый.
  • Әле канун кабул ителмәгән килеш тә, моңа кадәр мәгълүмат чараларында Русия колонияләрендәге тоткыннарны Украинадагы сугышка җибәрүләре турында берничә тапкыр хәбәр ителде. Аерым алганда, моның белән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте шөгыльләнә диелде.
  • Оппозиционер Алексей Навальный такымы да Владимир өлкәсенең Мелехово бистәсендәге 6нчы кырыс тәртипле колониясендә утыручы ике ирне Украинадагы сугышка җибәрүләрен хәбәр иткән иде.
  • Русиянең Украинага һөҗүме 24 февральдә башланды. Мәскәү моны "махсус операция" дип атый, басып алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG