Accessibility links

Кайнар хәбәр

Запорожье өлкәсенең Русия куйган хакимиятләре өлкәдә яшәүчеләрне “эвакуацияләү” ихтималы булуын әйтә


“Әгәр фронт сызыгында атышлар булса, бу кешеләрнең гомеренә куркыныч тудырачак, димәк, мондый чаралар да күрелергә мөмкин", ди оккупацион хакимиятләр.

Запорожье өлкәсенең Русия оккупациясендәге фронт сызыгына якын җирләре атышка тотылса, анда яшәүчеләрне аннексияләнгән төбәкнең башка районнарына күчерергә мөмкиннәр, әмма Русиягә күчермәячәкләр. Бу хакта Мәскәү куйган түрә — өлкәнең башлык вазифаларын вакытлыча үтәүчесе Евгений Балицкий хәбәр итте.

"Әгәр фронт сызыгында атышлар булса, бу кешеләрнең гомеренә куркыныч тудырачак, димәк, мондый чаралар да күрелергә мөмкин. Әмма Запорожье өлкәсендә генә", дигән ул. Балицкий әйтүенчә, әлегә кешеләрне аннексияләнгән Кырымга яки Русия төбәкләренә эвакуацияләү каралмый.

Октябрьдә "атышлар булу ихтималы аркасында" аннексияләнгән Херсон өлкәсенең Русия билгеләгән хакимиятләре дә Херсонда яшәүчеләрне эвакуацияләү турында игълан иткән иде. Аңарчы херсоннарны "ял итү һәм сәламәтләнү" өчен Русиягә "һуманитар сәфәр кылырга" өндәделәр.

Ноябрьдә исә, Украина уңышлы рәвештә һөҗүмгә күчкәннән соң, Русия гаскәрләре Херсоннан һәм Днепрның уң як ярыннан китә башлады.

Кремльдә Херсон өлкәсен дә, Запорожье өлкәсен дә элеккегечә Русия төбәкләре дип саныйлар. Шул ук вакытта беренчесенең үзәк шәһәре кабат Украина контролендә, ә икенчесенең иң зур шәһәре — Запорожьены — Русия хәрбиләре гомумән басып ала алмады.

  • 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте. 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Русия гаскәрләре басып алган Донецки, Луһански "халык республикаларын", Херсон, Запорожье һәм өлешчә Николаев өлкәләрен аннексияләү турындагы документны имзалады.
  • Украина һәм күп кенә башка илләр бу тавыш бирүләрне танымый, чөнки ул оккупацияләү шартларында һәм хәрби хәрәкәтләр барганда уздырылды. Бу исә Украина кануннарын һәм халыкара нормаларны боза.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG