Accessibility links

"Ачлык" фильмына киртә кую – маңкортлык билгесе"


Идел буенда ачлык, 1921-1922 еллар, чит ил журналисты төшергән фото
Идел буенда ачлык, 1921-1922 еллар, чит ил журналисты төшергән фото

Фильмның продюсеры Максим Курников Идел буе халыклары үзләренең исән калуында ачлык вакытында ярдәм иткән американнарга бурычлы ди һәм фильмны төшерүгә, күрсәтүгә киртә куючыларны ата-бабаларның хәтерен сатучы, рәхмәтсез маңкортлар дип атый.

14 ноябрьдә Русия мәдәният министрлыгы Максим Курников, Александр Архангельский һәм Татьяна Сорокинаның "Ачлык" ("Голод") фильмына бирелгән прокат таныклыгын кире алды. Фильм быел көз башында тәмамланып, 28 сентябрьдә аңа Русия кинотеатрларында күрсәтү рөхсәте бирелгән иде.

Архангельский хәбәр итүенчә, мәдәният министрлыгыннан килгән хатта фильмда "Русия кануннары таратуны тыйган мәгълүмат барлыгы ачыкланган".

Фильмны төшерүчеләр аптырашта. "1921-23 елларда ачлык булуын сөйләү тыелганмы? 5 миллионнан артык кеше үлүеме? Дөньяның идеологияне атлап чыгып, Русиядә җәфа чиккән халыкка теләктәшлек күрсәтүеме? Һәм шул ярдәм аркасында 10 миллион кешенең коткарылуымы? Бу – үз тарихыңа хыянәт итү, гаилә хәтеренә хыянәт", диде режиссер.

Фильмда автор тексты юк, анда бары тик цитатлар һәм документлар гына. Кулланылган документлар архивларның ачык бүлекләреннән алынган.

"Ачлык" (урыс телендә "Голод") фильмын журналист Максим Курников, язучы Александр Архангельский һәм режиссер Татьяна Сорокина краудфандинг акчасына төшерә. Әлегә фильмны Екатеринбурдагы "Ельцин үзәгендә" генә күрсәтә алдылар. "Октябрь" кинотеатры "техник сәбәпләргә" сылтанып күрсәтүдән баш тартты.


Соңрак Русия мәдәният министрлыгы аңлатма белән чыкты. "Әлеге карар фильмга карата халыктан килгән күпсанлы шикаятьләр бәйле. Кешеләр провокацион һәм шок хәленә китерүче аудиовизуаль мәгълүмат булуына ишарә ясый. Тамашачылар фикеренчә, бу җәмгыятьтә кискен реакция тудырырга мөмкин, шуңа күрә прокат таныклыгы алынды", диелә.

Фильмны хәзер кинотеатрларда карап булмаячак, ләкин аны музей, күргәзмә залларында, университетларда күрсәтү мөмкинлеге булачак.

Фильм авторлары аны 2022 ел ахырына Youtube-ка эләргә җыена.

Азатлык әлеге "Ачлык" фильмы турында аның продюсеры, идея авторы журналист Максим Курников белән сөйләште.

Максим Курников – журналист, Оренбурда туган, балачагы Казакъстанның Актүбә шәһәрендә узган. 10 елдан артык "Эхо Москвы"ның Оренбур һәм Уфа бүлекләрендә эшли. 2018 елда Мәскәүгә күчә, "Эхо Москвы"ның баш мөхәррир урынбасары була. Хәзерге вакытта Германиядә яши, Bild-ның урыс хезмәте мөхәррире, "Эхо" интернет-басмасы җитәкчесе.

Максим Курников
Максим Курников

— Максим, әлеге темага алынырга сезне ниләр этәрде?

— Мин бу хакта күптән уйланып йөрдем. Тарих факультетын тәмамлаган кеше буларак, радиога эшкә килгәч тарихи тапшыру алып бара башладым. Тапшыруларның берсендә профессор Дмитрий Сафонов Идел буенда ачлык темасын алып килде. Без бу хакта берничә тапшыру әзерләдек. Шунда әлеге теманың бик зур, әмма киң халыкка әллә ни билгеле булмаганын аңладым. Ә бит сүз миллионлаган үлемнәр турында бара. Һәм мине тетрәткән тагын бер әйбер булды. 2014 елда Көнбатыш санкцияләренә каршы җавап чикләүләр кертелеп, азык-төлекне юк итү башланды. Оренбурда бер чүплектә Литвадан китерелгән сырны таптаттылар. Мин моның шаһиты булдым. Әле дә күз алдымда тора: Оренбур янындагы чүплектә 20 тонна сырны трактор белән изделәр. Тракторист калтырана, ни әйтергә белми. Кайчандыр ачлыктан интеккән, кешеләр бер-берсен ашар хәлгә җиткән җирдә ризык таптау башка сыймаслык хәл иде.

Аннары мин мәкалә язарга утырдым һәм архивларда казына башладым. Мәкалә Радио Свободада чыкты. Беренче ике тәүлектә үк Facebook сәхифәсеннән генә язманы 12 мең кеше үзенә алуын, таратуын күрдем. Бу тема шулкадәр авыр, шулкадәр куркыныч, аны укырга теләмәсләр дип уйлаган идем. Ләкин шушы мәкалә һәм килгән реакция миңа тагын ныграк этәргеч бирде.

Архив документларын өйрәнгәндә ул вакытта илдә барган бөтен афәтне тойдым. Без бу хәтерне мәңгеләштерергә, кеше хәтерендә калган әлеге яра белән шөгыльләнергә, авыр елларда ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтергә тиеш дип уйладым. Шулай ук ачлыктан интеккән халыкка ярдәм итүчеләргә, бигрәк тә аларның иң зурларыннан булган Американ ярдәм оешмасына (American Relief Administration, ARA) ачлык кичергән төбәкләрдә һәйкәлләр кую да кирәк дип саныйм.

Идел буендагы ачлык турында һәркем белергә тиешле 5 факт
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:49 0:00

— Фильм төшергәндә игътибар иттегезме, ачлык булган җирләрдә истәлек такталары, мемориаллар бармы, алар тәртиптә тотыламы?

Бу вакыйгалар, гомумән, тарих дәреслекләрендә яктыртлмый диярлек

— Оренбурның Бозаулык шәһәрендә ачлыктан интегүчеләргә һәйкәл бар. Истәлек такталары Самарда, Сарытау өлкәсендә Маркс шәһәрендә истәлек тактасы. Ләкин Америка ярдәме бер җирдә дә искә алынмый. Аларга рәхмәт әйтү гадел булыр иде. Бу вакыйгалар, гомумән, тарих дәреслекләрендә яктыртлмый диярлек. Шулай да Башкортстанда 1990нчы елларда тема турында сөйләшүләр булды, ул вакытта җирле тарих өйрәнелде. Югары уку йортларының берсендә ачлык турында махсус курс та бар иде. Башкортстанда бу хакта күбрәк беләләр. Гомумән, татар-башкорт иҗатында әлеге тема ныграк яктыртыла. Моңа без фильм төшергәндә дә игътибар иттек.

— Фильмдагы эпизодлар "Әкият" Татарстан дәүләт курчак театрында куелган "Адәмнәр" спектактленнән өзекләр белән үрелеп бара. Спектакль авторлары белән эшләүдә каршылыклар булмадымы?

— Спектакль безне тетрәндерде. Фильм өчен шундыйрак бер әсәр эзләгән идек, очраклы гына "Адәмнәр"гә килеп чыктык. Аны махсус барып төшердек. "Өч катлы каз тәннәре чыкты", диде оператор әлеге спектакльдән соң. Образлар шулкадәр кызыклы итеп уйланган. Карарга авыр, тетрәндергеч, ләкин бик көчле спектакль. Спектакльне авторлары белән яхшы мөнәсәбәттә эшләдек, аларга сокланам.

— Ә архив документларында ниләр бик тетрәндерде?

— Андый әйберләр бик күп. Кайбер документларны укыганнан соң һуштан язар хәлгә килә идем. Бигрәк тә кеше ашау турында язмалардан соң. Архивларда шундый кешеләрдән сорау алу документлары саклана. Кешеләр ни өчен бу хәлгә җитүләре, ни рәвешле, кемнәрне ашаулары турында сөйли. Халык шундый хәлгә җитә ки, алар хакимияттән кеше ашауга рөхсәт сорый. Боларны укыйсың да, кешелек өчен куркыныч булып куя.

Авылдашларын ашый башлаучылардан сорау алу беркетмәләре сакланган. 1922 елның 27 февральнең Оренбур өлкәсе Александровка авылыннан алынган беркетмәдән өзек:

"Берничә көннән безгә ике малай килеп керде һәм җылынып чыгуны сорады. Берсе китте, ә берсен без тоткарлап калдык һәм шул төнне аны суеп ашадык. Аны минем ирем 23 февральдә суйды. Аңа кадәр без Вера Шибилинаны суйдык, ул безгә кунарга килгән кыз иде, ә аның киез итекләрен салдырып Татьяна Акишкина түтәсенә илттек. Кыз бездә чирләде һәм үлде, без аны җирләдек". (ФОТО)

Кеше ашау турында беркетмә
Кеше ашау турында беркетмә

— Сезнең фильмнан прокат таныклыгы алынды. Кайбер заллар моңа кадәр дә төрле сәбәпләр табып күрсәтмәскә тырышты. Фильм төшергәндә мондый киртәләр булдымы?

—Безне архивларга кертмәделәр, музейларны яптылар. Фильм төшерү төркемен тоткарлаулар да булды. Чиләбедә әйбәт кенә төшердек тә, аннары башланды инде. Уфада Милли музейга да, архивка да кертмәделәр. Берничә тарихчы үз интервьюларын фильмнан алып куюны сорады. Дөресен әйткәндә, моның ни өчен шулай булганын, өстән кушып эшләнүен аңлыйбыз. Дөреслек алга чыгар, хакыйкать яңгырар дип куркалар дигән хис кала.

— Фильмда ашлык урлап кәсеп итүче Сударев фамилияле кешенең көндәлекләре турында сөйләнелә. Азмы-күпмле белемле кеше, ачлык вакытында авылдан Оренбурга күчә алган, анда ашлык лабораториясендә эшләгән. Әз-әзләп урлашып, акча туплый, акчаны авылына җибәреп тора. Ә иң мөһиме, шигъри формада көндәлек алып бара, шул исәптән ачлыктан интегүчеләр турында да яза. Шәһәрләрдә авылларга караганда хәлләр җиңелрәк булганмы?

— Ачлык шәһәрләрдә дә булган. Аңлашыла ки, бу ачлык шул ук Европада булган башка ачлыклардан аерылып тора. Мәсәлән, Беренче дөнья сугышындагы вакытлардан. Ул чорда, киресенчә, шәһәр кешеләре ач булган, ә авыл ничектер үзен үзе тәэмин итә алган. Ә монда авыл кешеләреннән бөтен нәрсә тартып алынган. Шәһәрләрдә исә кайбер категория кешеләрне тәэмин итү булган. Гомумән алганда, шәһәрләрдә дә хәлләр җиңел булган димәс идем, ниндидер аз төркем халык кына ашый алган. Сударевның әз генә ашлык урлап та миллионерга әйләнүе дә вазгыятьнең никадәр куркыныч булуын күрсәтә.

Сударев көндәлеге
Сударев көндәлеге

— Фильмда Америка администрациясе ярдәме, Фритьоф Нансен миссиясенә зур урын бирелә. Аларның бу ярдәме бүген онытылган диярлек. Ачлыкка каршы көрәштә аларның эшчәнлеге никадәр мөһим булган?

— Мин АРАның оештыру сәләтенә шулкадәр шаккатым. Уйлап карагыз, алар көненә 10 млн кешене ашата. Без беренче кадрларны март аенда, әле кар яткан вакытта төшердек. Урал тауларыннан кар-буранда йөргән кеше белә, бу әле дә бик авыр юл. Троицкидан Уфага бару бик озак вакытны алды, шул исәптән һава шартлары аркасында да. Әле бит без заманча машиналарда йөрибез, шул исәптән зур машиналарда. Ә ул вакытта ничек йөргәннәр? Америка ризык биргән, күпмедер оештыручылар җибәргән, ә аларны ташучылар шул ук урыслар, татарлар, башкортлар була бит. Бу чын каһарманлык, шуңа күрә ни өчен без бу оешмага рәхмәт әйтә алмауны аңлап бетермим. Башкорт милләте үзенең исән калуына американнарга бурычлы.

АРАның Башкортстандагы бүлеген җитәкләүче полковник Уолтер Белл турында да әйтеп китәсе килә. Башкортстанга ярдәме өчен аңа Уфаның мәңгелек мактаулы мэры исеме бирелә. Протестант Беллны мөселман җәмәгатьчелеге Мөфтиләр шурасы әгьзасы итеп ала. Ә 1922 елда ул Русия баш мөфтиен сайлуда катнаша. Әлеге көнгә кадәр ул мондый дәрәҗәгә ирешкән бердәнбер американ. Ә бүген аны белүчеләр юк диярлек. Аның исемен Уфа урамнарының берсенә бирү, шәһәрдә һәйкәл кую кирәк.

Бүген бу киноны төшерергә киртә куючы Башкортстан хакимияте үзләренең маңкортлыгын күрсәтте: рәхмәтсез, яхшылыкны хәтерләмәүче, бер минутлык файда өчен үз ата-бабалары хәтерен сатарга әзерлеген. Шул ук Уолтер Белл коткарып калган бабалары хәтерен. Башкортстанның бүгенге хакимияте ата-бабаларының каберләренә шулай итеп төкерә.

Украинада сугыш бара, Русия көн кадагында мобилизация, санкцияләр, бәяләр күтәрелү беренче урында тора. Җәмгыятьтә бу темага ихтыяҗ бармы? Фильмны карарлар дип уйлыйсызмы?

Ни гаҗәп, фильм бүгенге көн белән аваздаш булып чыкты

— Дөресен әйткәндә, бу уңайдан безнең дә шик бар иде. Фильмны бөтенләй башка вазгыятьтә төшерә башладык бит. Бүген инде бәлки актуаль дә булмас дип уйладык. Ләкин ни гаҗәп, ул киресенчә, бүгенге көн белән аваздаш булып чыкты. Русия Украинага каршы сугыш башлап, дөньяда ашлык кризисына китерде. Кара диңгездә ашлык корабларына юлны ябып, кайбер илләрдә ачлык башлану куркынычына җиткерде. Фильм әлегә Екатеринбурның "Ельцин үзәгендә" күрсәтелде. Теләүчеләр залга сыярлык кына булмады. Тагын бер тапкыр күрсәтү теләге бар, ләкин каршы килмәсләрме дип борчылабыз. Мәскәүдә ГУЛАГ тарихы музеенда күрсәтергә дә ниятлибез.

Идел буендагы ачлык (1921-1922)

  • 1921-1922 елларда Татарстан, Башкортстан, Кырым, Идел буе губерналары, Урал төбәкләре, шулай ук Украина, Казакъстан һәм кайбер башка төбәкләрне зур ачлык баса. 1921 елның көзеннән 1922 елның язына кадәр дистәләрчә миллион кеше ачлыктан интегә. Рәсми статистикага күрә, ачлык 35 губернада күзәтелә. Ачлыкның аерым очраклары 1920 елның көзеннән башлап, 1923 елның җәенә кадәр теркәлә.
  • Фаҗига Идел буенда киң колач ала: Татарстан белән Башкортстан зур зыян күрә. ТАССРда ачлыктан аеруча Арча, Зөя, Мамадыш, Минзәлә, Спас, Тәтеш, Чаллы кантоннары халкы интегә. Ачлык аеруча тимер юлларыннан ерак урнашкан авылларда котырган. Шәһәрләрдә хәлләр яхшырак булган, ди тарихчылар.
  • Бүгенге көндә галимнәр ачлыкның төп сәбәбе итеп Кызыл армияне тәэмин итү өчен 1919 елда башланган продразверстканы атый. Совет хакимияте һәр төбәккә план билгели, мәсәлән, 1920 елда ТАССР 10 млн 200 мең поттан артык икмәк тапшырырга тиеш булган. Каршы чыгучылар булган, аларга каршы продотрядлар төзелгән. Аларга икмәк тапшырмаганнарга теләсә нинди җәза бирү хокукы бирелгән. Яңа хакимият күп очракта чәчү өчен калдырылган ашлыкны да тартып алган.
  • Совет хакимияте ач торучыларга җитәрлек күләмдә ярдәм итәрлек хәлдә булмау сәбәпле, чит илләр һәм чит ил оешмаларына мөрәҗәгать итә. Чит илләр ярдәм кулын суза. Иң күп ярдәмне ARA (Американ ярдәм оешмасы) күрсәтә. 1919 елдан 1930 елларга кадәр эшләгән әлеге оешма дистәләрчә миллион долларлык ярдәм күрсәтә: азык һәм кирәк-яраклар җибәрә, ашханәләр ача, медицина ярдәмен күрсәтә.
  • Үлүчеләрнең гомум санын галимнәр төгәл санап чыгара алмый. Иң күп зыян күргән төбәкләр арасында Татарстан белән Башкортстан, Самар һәм Чиләбе губерналары атала. Сугышларны исәпкә алмаганда, 1921-1922 елдагы ачлык Урта гасырлардан соң Европа тарихында иң зур һуманитар һәлакәт булып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG