Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Дәүләт җыены рәисе Русиядән акыл ияләренең китүендә Көнбатышны гаепли


Константин Толкачев
Константин Толкачев

Толкачев фикеренчә, "явыз американнар һәм европалылар" Русиядән яшьләр күчеп килсен һәм кире кайтып китмәсен өчен, үз илләрендә Русиядәгегә караганда махсус яхшырак шартлар тудырган.

Башкортстан Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев Русиядән акыл ияләренең китүендә Көнбатышны гаепләде, дип яза "Башкирский снег" Telegram-каналы.

"Һәр ел Русиядән 40 мең акыл иясе белем алу өчен чит илгә киткән. Хәзер күмәк Көнбатыш безнең сәләтле балалар Русиядә түгел, аннан читтә белем алсын өчен бөтенесен дә эшли. Чит илдә белем алганнарның 90лап проценты шул илләрдә кала да, бу сер түгел. Көндәшләребезнең мәгарифен һәм фәнен яхшырта", дигән Башкортстан парламенты рәисе.

Талантлы яшьләрнең чит илгә китүен санкцияләр дә туктата алмады, дигән ул.

  • 2000 елдан 2020 елга кадәр илдән 4 миллионнан 5 миллионга кадәр русияле чыгып киткән. Быел 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, андыйларның саны тагын да артты.
  • Җәй башында Эчке эшләр министры урынбасары, статс-сәркатиб Игорь Зубов Русиягә якынча 170 мең IT-белгеч кирәк дип белдергән иде.
  • Русиядә IT-тармакка төрле өстенлекләр бирелүгә карамастан, Украинага бәреп керү нәтиҗәсендә Русиягә каршы санкцияләр кертелә башлаганнан бирле мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче белгечләрнең илдән китүе дәвам итә. IT тармагында эшләүче белгечләр Русиянең бу өлкәдә киләчәге томанлы дип саный. Барысы да дәүләт карамагына күчерелү һәм ирекләр кысылуның зыян китерәген әйтәләр. Кемдер моңа түзеп тора алмый, китә, ә кемдер әлегә калып тора, чөнки чит илләрдә яшәргә әзер түгел.
  • 21 сентябрьдә мобилизация игълан ителгәннән соң да, Русиядән йөзләрчә мең кеше китте. Forbes хакимияттәге үз чыганакларына сылтанып, илдән кимендә 700 мең кеше китүен хәбәр итте. Кайбер медиа чаралары 1 миллион санын да атый. Китүчеләр күбесенчә белемле яшь егетләр, алар демография һәм икътисадның терәге булып тора.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG