Русия президенты хакимияте соравы белән ноябрь башында уздырылган ябык социологик сораштырулар русияләрнең сугыштан аруын ачыклаган, дип хәбәр итә "Медуза" Кремльгә якын чыганакларына сылтама белән. Аларның сүзләренчә, тупланган белешмәләрдән "русияләрнең үз киләчәкләренә һәм ил киләчәгенә кагылышлы оптимизм тоймавы күренә".
"Медуза" искәртүенчә, Кремль соравы белән үткәрелгән ябык тикшеренүләрне башка ачык социаль сораштырулар да раслый. Әйтик ноябрь башында Russian Field бәйсез социологик ширкәте уздырган тикшеренүдән күренгәнчә, сораштырылганнарның бары тик 19 проценты гына якын киләчәктә тормышлары яхшы якка үзгәрер дип уйлый, ә 57 проценты исә сугыш турында хәбәрләрдән аруын таныган. Июль ахырында сугыш хәбәрләренең йончытуын респондентларның 40лап проценты таныган булган.
Октябрьдә медиа чаралары Кремльнең ябык сораштырулары нәтиҗәләренә таянып, украин гаскәрләренең уңышлы рәвештә һөҗүмгә күчүе русияләрнең сугышка карашын үзгәртте, сугышның дәвам итүен хуплаучылар кимеде, дип язган иде.
Шулай да алар күпчелекне тәшкил итә бирде: респондентларның 68 проценты хәрби хәрәкәтләр дәвам итәргә тиеш дип җавап биргән, 22 проценты гына сугышны туктатырга кирәк дигән иде.
Бәйсез социологлар исә хәзерге сораштыруларга бәя биргәндә Русиядә сугыш белән бергә башланган цензураны да исәпкә алырга кирәк ди, сораштыруда катнашучылар хакимиятләр сәясәте белән риза булмавын әйтүдән куркырга мөмкин дип искәртелә.
- Октябрьдә Левада үзәге җитәкчесе Денис Волков 21 сентябрьдә, Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, халыкның күтәренке рухы бетте, дигән иде. "Беренче чиратта үзләрен тыныч хис итүләре – кайдадыр хәрби хәрәкәтләр бара, әмма бу безгә кагылмый дигән уйлары үзгәрде. Хәзер сораштырылганнарның 70 проценты курку һәм шомлану хис итә. Ярты ел эчендә беренче мәртәбә Путинның, хөкүмәтнең рейтингы алты–җиде процентка төште. Пессимизм артты", диде ул.
- Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция"дип атый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!