Accessibility links

Мәскәүдә Илья Яшинга мәхкәмә  башланды, аны Буча турында сөйләгәне өчен "фейк" таратуда гаеплиләр


Илья Яшин
Илья Яшин

Яшинны сак астында тоту вакытын хөкемдар ярты елга - 2023 елның маена кадәр озайтты.

Мәскәүнең Мещански районы мәхкәмәсе оппозиционер Илья Яшинга каршы эшне карый башлады, аны Украинаның Буча шәһәрендәге тыныч кешеләрне үтерүләр турында стрим ясавы өчен Русия хәрбиләре турында "ялган мәгълүмат" таратуда гаеплиләр. Яшинны ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

Тикшерү фикеренчә, Яшин янәсе Киев өлкәсендәге Буча шәһәрендә Русия хәрбиләре кылган канунсыз гамәлләр турында сөйләүче фото һәм видеоларның "Киев режимы тараткан провокация булуы турында белгән".

Мәхкәмәдә Яшин үзен изоляторда тотуны күз уңында тоткан чикләү чарасын алыштыруны сораган, моңа алмашка 5 миллион 100 мең сум фидия акчасы тәкъдим иткән, бу иң югары фидия күләменнән 100 мең сумга артыграк. Шул ук вакытта ул качарга теләсәм, күптән качкан булыр идем әмма Русияне яратам, дип искәрткән.

Сәясәтче Болгарстанда яшеренергә җыенмавын әйткән, Яшинның андагы фатирда өлеше бар. Әмма гаепләү Болгарстанны "дус булмаган ил", дип атап, Яшинны сак астыннан чыгармауны сораган.

Сак астында тоту вакытын озайтканда прокурор ике ай сораган, әмма Яшинны җинаять эше каралып беткәнче сак астында тоту карары чыгарганнар, аны киләсе елның маена кадәр сак астында калдырганнар. Шул ук вакытта мәхкәмәдә эшнең асылын карауны 29 ноябрьгә күчергәннәр, дип хәбәр итте "Медиазона".

  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Илья Яшин сугышка каршы катгый карашта торган, әмма Русиядә калган аз санлы оппозиционерларның берсе иде.
  • Июльдә Мәскәү мәхкәмәсе Яшинны Русия гаскәре турында "фейклар" тарату эше нигезендә ике айга кулга алу карарын чыгарды.
  • Русия Украинага һөҗүм башлаганнан соң Дәүләт думасы Русия гаскәре турында "фейклар" тарату турында канун кабул итте. Әлеге канун нигезендә Русия хакимияте сугышка каршы чыгучыларны эзләрлекли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG