Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат милләтләр лигасы Мүнхен иминлек конференциясендә Русиянең асаба халыклары вәкилләрен катнаштыруны сорый


Мүнхен иминлек конференциясендә Европа комиссиясе рәисе Урсула фон дер Ляйен чыгышы. 19 февраль, 2022 ел
Мүнхен иминлек конференциясендә Европа комиссиясе рәисе Урсула фон дер Ляйен чыгышы. 19 февраль, 2022 ел

2023 елның февралендә Мүнхендә иминлек конференциясе үтәчәк. Анда Русия хакимияте вәкилләрен чакырмадылар. Русиянең киләчәге турында Русия оппозициясе һәм аннан сөрелгәннәр белән фикер алышырга телибез, диделәр. Азат милләтләр лигасы чарада Русиянең асаба халыклары вәкилләре дә катнашырга тиеш ди.

Азат милләтләр лигасы Мүнхен иминлек конференциясе рәисе Кристоф Хойсгенга мөрәҗәгать итте. Бу хатның күчермәсе Азатлыкта да бар.

"Twitter-дагы сәхтифәгездән тиздән узасы MSC-2023 утырышында мөһаҗирлектәге урыс оппозицион төркемнәре вәкилләре катнашачагын белдек. Без Конференциянең Кремль түрәләрен чакырмавын да, Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итүчеләргә һәм бу гаделсез колониаль сугышны хупламаучыларга үз сүзләрен әйтергә мөмкинлек бирүен дә хуплыйбыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Хат авторлары әйтүенчә, Кремль Русиядә урыс булмаганнарны ассимиляцияләү һәм маргинализацияләү сәясәте уздыра. Мәскәү бу сәясәтен милли сәяси фиркаләрне һәм иҗтимагый оешмаларны тыеп, мәгариф системыннан милли телләрне этеп чыгарып, сәясәтчеләрне һәм активистларны эзәрлекләп, шул ук вакытта "асаба халыкларның җирләрендәге җир асты байлыкларын ерткычларча файдаланып" башкара ди алар.

"Сездән Азат милләтләр лигасы вәкилләренә форумда чыгыш ясарга мөмкинлек бирүегезне сорыйбыз. Русия җирләренең киләчәге турындагы сөйләшү безнең дә — асаба халыклар вәкилләренең фикерен ишетү мөмкинлеген дә — күз уңында тотадыр дип ышанабыз. MSC-2023тә урыслар белән генә түгел, татарлар, башкортлар, бурятлар, якутлар, калмыклар, чеченнәр, эрзяләр, казакълар, мокшалар, ингерманландлар һәм башка халыклар белән диалог өчен дә урын бардыр дип ышанасы килә", ди хат авторлары.

Хатны татар, башкорт, бурят, якут, калмык, чечен, эрзя, казакъ, мокша, ингерманланд милли һәм төбәк хәрәкәтләре вәкилләре имзалаган.

Мүнһен иминлек конференциясе — 1962 елдан Бавария башкаласында ел саен уза торган чара. 1998 елдан аны Германия хөкүмәте финанслый. Ул киләсе елның 17-19 февральләрендә үтәчәк. Алман дипломаты форумга Русия хакимияте вәкилләренең чакырылмавын игълан иткән иде.

"Без аларга пропаганда өчен платформа бирмәячәкбез. Без Русиянең киләчәге турында Русия оппозициясе һәм аннан сөрелгәннәр белән фикер алышырга телибез. Аларның тавышлары ишетелергә һәм көчәергә тиеш", дип язды Хойсген Twitter-да.

  • Соңгы елларда Русияне илдәге федерализмны яклаучыларга, активистларга басымда һәм Мәскәүнең милли азчылык, асаба халыклар вәкилләренә ассимиляцион сәясәт алып баруда еш тәнкыйтьлиләр.

Белешмә: "Азат милләтләр лигасы"

Азат милләтләр лигасы — Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Русия халыкларының милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан 2022 елда оештырылды. Аңа башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG