Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар Украинадагы сугышта Русиянең 9300 хәрбие үлемен раслады


UKRAINE-RUSSIA-CONFLICT
UKRAINE-RUSSIA-CONFLICT

Сугышның 10нчы аена расланган үлемнәр саны белән беренче урынга Краснодар крае чыккан (407 кеше). Башкортстан Идел буенда беренче (287).

25 ноябрьгә Украинадагы сугышта Русиянең кимендә 9311 хәрбие һәлак булган, аларның 326сы — мобилизацияләнүчеләр. Югалтуларны волонтерлар белән BBC-ның Рус хезмәте һәм "Медиазона" санаган.

Сугышның 10нчы аена расланган үлемнәр саны белән беренче урынга Краснодар крае чыккан (407 кеше). Икенчедә — Бурятия (348), өченчедә Дагыстан (345).

Башкортстаннан журналисталр 287, Татарстаннан 193 кешенең үлемен раслаган.

Үлүчеләрнең гомум саныннан 1449ы, ягъни 15% - офицерлар. Һәлак булучылар арасында дүрт генерал һәм 47 полковник бар. 2500тән артык үлүче - элиталы белгечләр: спецназ солдатлары һәм офицерлары, диңгез пехотачылары, хәрби очучылар. 18% - пехота.

Мобилизацияләнүчеләрнең 290ы Украинада сугыш фронтында һәлак булган. Тагын 35е Русиядә - йөрәк өянәгеннән, бәхетсез очраклардан яки хәмер эчү нәтиҗәсендә. Журналистлар искәртүенчә, мобилизацияләнүчеләр арасында югалтулар күбрәк булырга мөмкин, чөнки һәлак булучылар турындагы хәбәрләрдә аларның статусы күп очракта күрсәтелми.

Татарстанда исә мобилизацияләнүчеләр турында бөтенләй бернинди мәгълүмат бирелми диярлек.

Журналистлар һәлак булган Русия хәрбиләре турында мәгълүматны ачык чыганаклардан гына җыя. Аларның саны 40-60% кимрәк булырга мөмкин дип фаразлый алар. Мондый нәтиҗәгә басмалар Русиянең 60тан артык зиратындагы каберләрне тикшергәннән соң килгән.

Шуңа күрә журналистлар Русия гаскәренең һәм Росгвардиянең гомум югалтулары 18 600дән артык булырга мөмкин дип бәяли.

"Важные истории" басмасы үз чыганакларына сылтанып язуынча, Русиянең хәрби җитәкчелеге киләсе җәйгә мобилизацияләнүчеләр арасында югалтулар 100 меңгә җитәр дип фаразлый. Чыганакларның берсе сөйләвенчә, 2023 елның язына саклану министрлыгы Украинага бару өчен 120 мең срочникны әзерләргә җыена. "Шуңа күрә Путин өлешчә мобилизация турында фәрманны гамәлдән чыгармый", дигән басма чыганагы.

Русия хакимиятләренең рәсми мәгълүматына караганда, илдә барлыгы 300 мең кеше мобилизацияләнгән. 25 ноябрьдә хәрбиләр аналары белән очрашуда Владимир Путин бер хатынның мобилизация тагын булачакмы дигән соравына җавап биреп "кирәкми, җитте", диде. Элегрәк Путин да, башка түрәләр дә мобилизация буенча чакыру тәмамланды дип белдереп килде. Ләкин бу хактагы фәрман гамәлдән чыгарылмаган.

  • Соңгы тапкыр Русия үз югалтулары турында илдә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәндә - 21 сентябрьдә хәбәр иткән иде. Саклану министры Сергей Шойгу Украинага каршы сугышта 5937 хәрбинең үлүен әйтте.
  • Идел буе төбәкләре арасында иң зур югалтулар Башкортстанда. Җәмәгать эшлеклеләре югалтуларның зур өлеше башкортлар яшәгән Урал арты районнарына карый ди.
  • Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган татар-башкорт ир-егетләренең исемлеген алып бара. Ачык чыганаклардагы мәгълүматларга нигезләнгән исемлектә Татарстаннан кимендә - 171, Башкортстаннан - 261 хәрбинең исеме бар.
  • Русиянең Украинага һөҗүме 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG