Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Пермь университетында атыш оештырган Тимур Бекмансуровка гомерлек төрмә сорый


Пермь дәүләт университеты. Архив фотосы
Пермь дәүләт университеты. Архив фотосы

Хөкем ителүче җәмгыять өчен гадәттән тыш куркыныч тудыра дип саныйм, дигән дәүләт гаепләве вәкиле Максим Филиппов.

Прокуратура Пермь университетында атыш оештырган Тимур Бекмансуровны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Бу хакта тарафларның фикер алышуы вакытында дәүләт гаепләве вәкиле Максим Филиппов әйткән, дип яза ТАСС.

"Хөкем ителүче җәмгыять өчен гадәттән тыш куркыныч тудыра дип саныйм. Бекмансуровка гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирергә тәкъдим итәбез" дигән ул.

"Коммерсантъ" басмасының Telegram-каналы язуынча, гомерлеккә хөкем итеп, прокуратура җәза мөддәтенең биш елын төрмәгә, калган вакытын колониягә утыртуны сорый.

  • Узган ел 20 сентябрьдә Пермь дәүләт университетында Тимур Бекмансуров оештырган атышта 47 кеше яраланды, 6 кеше һәлак булды. Бекмансуров авыр хәлдә һоспитальгә җибәрелде. Тоткарланган вакытта аның аяк-кулларын яраладылар, аягының бер өлешен кистеләр. 2021 елның 14 октябрендә хастаханәдә узган мәхкәмә утырышыннан соң, аны сак астына алдылар. Ул үз гаебен тулысынча таныды.
  • Атышта һәлак булганнарның туганнары Тимур Бекмансуровтан рухи зыян өчен миллионнарча сум компенсация түләттерүне таләп итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG