Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы Яңа бистә зираты дигитальләштереләчәк


Моннан тыш, зиратта өстәмә видеокүзәтү камералары куелган.

Казан хакимияте Яңа бистә зиратын дигитальләштерәчәк. Бу хакта 28 ноябрьдә ритуаль хезмәтләр идарәсе җитәкчесе Марат Ишкин шәһәр киңәшмәсендә белдерде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Казанда ике каберстан — Арча һәм Яңа бистә зиратларында инвентаризацияләү һәм дигитальләштерү эше тәмамлана. Бу шәһәр бюджеты хисабына эшләнә.

"Зиратларның төгәл чикләре билгеләнде, һәр участокның һәм кабернең фотолары белән электрон база, күмелгән урыннарны эзләү системын үз эченә алган сайт булдырылды. Бу некрополь туризмын үстерергә ярдәм итәчәк. Инде хәзер үк сынау режимында җирләнгән урынны 3 метрга кадәр төгәллек белән билгеләргә була", диде ул.

Әлеге эзләү системы белән 1990нчы еллар азагыннан кабере югалган ТАССРның Үзәк башкарма комитеты рәисе (1929-1933) Харис Моратхуҗинның җирләнгән урынын ачыклый алганнар.

Шулай ук Яңа татар зираты янында юл төзекләндерелгән һәм машина кую урыннары ясалган. Бюджеттан тыш акчалар хисабына каберстанда өстәмә видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Зиратның 122 метр озынлыктагы зыян күргән кирпеч коймасы торгызылган.

2016 елда Яңа бистә зиратында вандаллар йөзләп кабер ташын җимерде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын җимерүне тикшерүне үз контроленә алуын әйтсә дә, хәзергә кадәр җинаятьчеләрнең эзенә төшә алмадылар.

Узган ел Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты Яңа бистә зираты турында китап чыгарды. Тикшерү барышында XIX гасырдан алып 1929 елга кадәрге кабер ташларын өйрәнеп чыкканнар. Барлыгы 1300 ташка юлыкканнар. Китапта төрле чорда җирләнгән 720 билгеле шәхеснең каберләре исемлеге тәкъдим ителә. 230 еллык тарихы булган зиратта якынча 130-150 меңләп кеше күмелгән дип санала.

Китапның авторы тарихчы Айдар Ногманов Яңа бистә зиратын саклауда дәүләт катнашырга тиеш дип сөйләгән иде. Ул зиратта мәгълүмати стенд һәм мөһим каберләрне күрсәткән карта, навигация кирәклеге, моңа акча булмау турында белдерде. Зиратта нибары 17 кабер генә мәдәни мирас объекты исемлегенә керүен әйткән иде.

Яңа бистә зираты — Казанның иң борынгы зиратларының берсе. Ул 250 ел элек барлыкка килгән. Анда Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Сара Садыйкова һәм башка билгеле татар кешеләре җирләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG