Accessibility links

Кайнар хәбәр

Санкцияләр сәбәпле Русия эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ өчен яңа машиналар сатып ала алмаган


Архив фотосы
Архив фотосы

2022 елда министрлык 4,5 миллиард сумга өч меңләп машина алырга ниятләнгән. Шулай да ниятләр тормышка ашмый калган, машина белән тәэмин итүчеләр, Русиягә кертелгән чикләүләр аркасында, сату итүдән һәм сатып алу бәйгеләрендә катнашудан баш тарткан диелә.

Украинага каршы сугыш башлавы өчен Русиягә чикләүләр кертелгән вазгыятьтә, Русия эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИны яңа патруль машиналары белән тәэмин итүче тапмаган. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

2022 елда министрлык 4,5 миллиард сумга өч меңләп машина алырга ниятләгән. Майда эчке эшләр министрлыгының сәүдә министрлыгы белән берлектә яңа машиналар алу юлларын эзләве хәбәр ителгән иде.

Шулай да, Коммерсантъ искәртүенчә, бер ел дәвамында эчке эшләр министрлыгының машина сатып алу турындагы игъланы чыкмаган. Элек ул машиналарны Skoda, Hyundai һәм "АвтоВАЗ" дилерларыннан ала иде.

Октябрь аенда "Юл хәрәкәте иминлеге" федераль проекты кысаларында әзерләнгән хисапка ярашлы, ЮХИДИ өчен машиналар алу барып чыкмаган, чөнки машина белән тәэмин итүчеләр, санкцияләр аркасында, сату итүдән һәм сатып алу бәйгеләрендә катнашудан баш тарткан.

"Коммерсантъ" әңгәмәдәшләре санкцияләр сәбәпле Русия базарыннан чит ил ширкәтләре киткәч, эчке эшләр министрлыгына әлегә зур санда машина сатардай ширкәт табылмаган дип фаразлый.

  • Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач, АКШ, Европа, Тайвань кебек илләр Русиягә карата технологик чикләүләр кертте. Европаның күп кенә ширкәтләре үзләре дә Русия базарына машина китермәячәген, Русиядә үзләре китергән детальләрдән машина җыюны туктатачагын игълан итте.
  • Шул ук вакытта Русиянең үзенеке саналган машиналарны җитештерү дә тулысынча диярлек туктап калачагы ачыкланды. Русия машиналары саналсалар да, аларның шактый детальләре читтән китерелүе турында күпләр беренче тапкыр ишетте.
  • Сугышның беренче атналарында ук белгечләр санкцияләр кертелү нәтиҗәсендә Русиянең машина сәнәгатенә һәм базарына кара көннәр киләчәк дип фаразлаган иде.
  • Русиядән киткән ширкәтләр арасында Франциянең Renault ширкәте дә бар, Русия хакимиятләре аның заводында "Москвич" чыгара башлады.
  • Шул ук вакытта Русиянең машина җитештерүче иң зур оешмасы "АвтоВАЗ" сугыш башланган чит ил детальләре кытлыгына дучар булды. Шул сәбәпле җәй әйләнәсе эшчәнлеге туктап торды, соңрак гадиләштерелгән комплектацияле машиналар җитештерә башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG