Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда Русия гимнын утырып тыңлавы өчен, Херсоннан күчеп килгән укучы өстеннән әләк язганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әләк язган кеше укучыны да, аның әти-әнисен дә Кырымнан депортацияләргә чакыра.

Аннексияләнгән Кырымның Русия хакимияте яклы Telegram-каналларында Херсоннан күчеп килгән укучы өстеннән аноним әләк чыкты. Ул Яны Капы (Красноперекопск) мәктәбендә, дәрес вакытында Русия гимны уйнаганда торып басмаган һәм блокнотына Украина флагы ясаган диелә. Бу әләкне "Крымский СМЕРШ" һәм "ЧП Северный Крым Z" каналлары чыгарды.

"Кырым мәгариф министрлыгыннан, республика эчке эшләр министрлыгыннан бу мәгълүматка оператив җавап бирүләрен сорыйм. Яны Капы шәһәре, 5нче мәктәп. 8А сыйныфында укучы бала Херсоннан килгән. Русиягә тискәре мөнәсәбәтен яшерми һәм аны ачыктан-ачык күрсәтә. Балалар аның рәсемнәрен тапкан һәм Русия гимны уйнаганда махсус торып басмавын видеога төшергән. Мәктәптә балалар аңа "Русиягә дан" дигәч, ул "Украинага дан" дип җавап бирә. Аның үзен болай тотуы балаларның ачуын китерә башлады, ә мәктәп җитәкчелеге берни эшләми", диелә әләк текстында.

Аны язган кеше укучыны да, аның әти-әнисен дә Кырымнан депортацияләргә чакыра. Хәбәрдә укучының да, әти-әнисенең дә исеме күрсәтелмәгән.

  • Аннексияләнгән Кырымда һәм Акъярда (Севастополь) Русиянең Украинага һөҗүменә каршы чыгучыларны эзәрлекләүләрен дәвам итәләр. 9 ай эчендә Русиянең Кырымдагы мәхкәмәләре "гаскәрне дискредитацияләү" турында 200дән артык эш караган.
  • Күптән түгел Кырым укытучысы украин җыры тыңлавы өчен үзен тоткарлауларын һәм җәфалауларын сөйләде.
  • Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Украина хакимиятен хуплаган шигарләр кычкырган һәм украин җырлары җырлаган кешеләрне хакимиятләр эзәрлекләячәк дип янады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG