Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фронттагы хәлләр томанга бәйлеме, НАТОның Киевка бирәсе коралы бетеп киләме? Хәрби белгеч аңлатмасы


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Фронттагы хәрби гамәлләр томанга ничек бәйле, НАТОның Киевка бирәсе коралы бетеп килә дигән хәбәрләр дөресме? Украина сугышындагы хәлләргә хәрби белгеч Михаил Жирохов аңлатмасын тәкъдим итәбез.

Метеорологлар фаразына күрә, декабрь башында Украинаның төньяк-көнчыгышында суытулар көтелә. Димәк, җир өсте туңгач, хәрби техниканы һәм гаскәриләрне күчереп йөртү җиңелрәк булачак. Дроннар һәм артиллерия эшен кыенлаштырган томан да салкында таралыр дип көтелә. Вашингтондагы Сугышны өйрәнү институты (ISW) белгечләренең соңгы фаразлары ихтимал шушы һава торышы үзгәрүе белән бәйле: алар декабрьнең беренче атнасында Украинадагы хәрби хәрәкәтләр активлыгы артачак дип саный.

Хәрби белгеч Михаил Жирохов Настоящее Время каналына һава торышының фронттангы хәлләргә нинди йогынты ясаячагын аңлатты.

Сугышны өйрәнү институты белгечләре салкыннар башлануга фронтта кискенләшү башлануын фаразлый. Ләкин шул ук вакытта көнбатыш матбугаты Украинага дигән корал запасларының бетүе турында яза. Бу ике хәбәр бер-берсенә каршы килмиме?

— Әлбәттә, каршы килә, чөнки иртәгә салкыннар булачак, ә берсекөнгә актив фаза дәвам итәчәк, дип әйтү мөмкин түгел. Басу юлларын туңдырсын өчен кимендә 7-10 көн рәттән салкыннар кирәк. Әлегә андый хәл күзәтелми. Шуңа күрә мондый җитди актив гамәлләрне әлегә көтәргә кирәкми.

Корал һәм, иң мөһиме, сугыш кирәк-яраклары җитмәүгә килгәндә - әйе, кайбер позицияләрдә бу күзәтелә. Әмма тулаем алганда, хәзерге вакытта НАТОның Украинага бирергә мөмкин булган коралның бетүе турында сүз йөртеп булмый.

Көнбатыш матбугаты НАТОдагы 30 иленең 20сендә корал запаслары кимегән дип яза. Ләкин, иң мөһиме, АКШ, Германия, Франциянең коралы булсын, шулай түгелме?

— Шулай. Әйтик, әгәр берәр корал төре бетсә, АКШ аны беректәшләреннән сатып алала. Бер генә мисал — Көньяк Кореядан 155-миллиметрлы артиллерия снарядлары американнар акчасына сатып алынды.​

—​ Фронттагы хәлләр һава торышына ничек бәйле? Сугыш һаман да 19-20нче гасырлардагы кебек алып барыламы, хәрби техника һәм гаскәриләр пычрак аркасында уза алмый интегәме?

— Әйе, тәгәрмәчле техника пычрактан бик авыр бара, ләкин пычрактан тыш хәрби хәрәкәтләр барышына йогынты ясаучы тагын бер әйбер бар - томан. Томан төшкәч артиллерия тулы көченә эшли алмый, чөнки хәдәфләрне табу бик авыр. Куе томанда дроннарны очыру да катлаулы, шуңа күрә әлегә артиллерия тулы көченә эшли алмый.

—​ Хәзер Русия гаскәрләренең Запорожье өлкәсеннән чигенү, андагы атом станциясен калдырып китү ихтималы турында хәбәрләр килә. Херсоннан чигенү алдыннан да шулай булган иде, охшашлык күрмисезме?

— Әлегә моны раслау яки кире кагу өчен мәгълүмат юк. Запорожье атом станциясеннән китү МАГАТЭ белән килешү нәтиҗәсе булырга мөмкин дип уйларга була. Әлегә моңа объектив фактлар юк.

—​ Херсон өлкәсендә Днепрның сул ярында хәзер ниләр барганын аңлыйсызмы? Русия гаскәрләре чигенгәч, украиннар саклану сызыгын нәкъ менә Днепр ярында төзер дип көтелгән иде. Ләкин хәрби хариталарга караганда, алар 15 чакрымга эчкәрәк урнашкан. Ни өчен дип уйлыйсыз?

— Хәрби яктан караганда бу бик дөрес, чөнки 15-20 чакрым - артиллерия зонасы. Ягъни украиннар уң як ярда русияләргә ут ачарга мөмкинлек биргән позиция алды, шуңа күрә хәрби фән нигезендә саклану сызыгы эчкәрәк күчә. Барлык сугышларда да шулай эшләнде һәм эшләнә.

—​ Бу - Днепрның сул ярында урнашкан шәһәрләрнең барысы да якын арада деоккупацияләнергә мөмкин, анда Украина гаскәрләре керергә мөмкин дигәнне аңлатамы?

— Монда бер зур проблем бар - Днепр елгасын Русия уты астында кичәргә кирәк булачак. Һәм икенчесе - понтоннар кирәк булачак. Барлык күперләр дә җимерелгән, ә понтоннарны көзен һәм кышын мондый һава шартларында китереп булмый диярлек.

—​ Сугышны өйрәнү институты чыгарган харитада Русия гаскәрләренең ничек урнашуына карасаң, алар Украина гаскәрләренең Днепрны кичеп чыгуына каршылык күрсәтергә җыенмы да кебек. Бу фикер белән килешәсезме?

— Вашингтонда урнашкан институтның вакыт аермасы бар, шуңа күрә бу мәгълүмат бик үк актуаль булмаска да мөмкин. Әмма украин җитәкчеләре Днепр аша ут астында чыгарга карар итәр дип уйламыйм, чөнки бу техника һәм хәрбиләр арасында зур югалтуларга китерәчәк.

—​ Украина арезиденты Владимир Зеленский халыкны Украина Русиянең яңа ракет һөҗүменә әзерләнә дип кисәтә. Чираттагы ракет һөҗүме булды ди, бөтен Украина тагын утсыз калачак. Бу фронттагы хәлләргә тәэсир итәчәкме?

— Ракет һөҗүмнәре тупланма эффект бирә, дип әйтергә кирәк. Бер үк төп электр станциясенә яки подстанцияләргә һөҗүмнәр ике атна саен ясалып тора. Ягъни, электриклар бер объектны торгыза, ә ике атнадан анда яңа ракет очып килә. Турыдан-туры йогынты булмаса да, бу хәрби йөкләрне ташу тизлегенә тәэсир итә. Чөнки Украина тимер юлларының зур өлеше электрга эшли.

Белешмә: Сугышны өйрәнү институты

Сугышны өйрәнү институты (Institute for the Study of War; ISW) — Кушма штатлардагы аналитика үзәге. 2007 елда хәрби тарихчы Кимберли Каган (Kimberly Kagan) нигез салган.

Саклану, кораллы низаглар һәм халыкара эшләр өлкәсендә тикшеренүләр үткәрә. Төрле саклану ширкәтләренең грантлары һәм иганәләре хисабына эшли. Төп офисы Вашингтонда урнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG