Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина президенты офисы вәкиле сугышта 10-13 мең украин хәрбиенең һәлак булуын белдерде


Русия башлаган сугышта һәлак булган украин хәрбиләре. Харьков.
Русия башлаган сугышта һәлак булган украин хәрбиләре. Харьков.

Подоляк җиткергән мәгълүматның ни дәрәҗәдә рәсми булуы билгеле түгел. Ул Зеленскийның рәсми хисапларына сылтанды, әмма Украина президенты андый саннар китермәгән иде.

Русия Украинага һөҗүм иткәннән бирле, украин гаскәренең 10 меңнән 13 меңгә кадәр кешесе һәлак булган. Бу хакта пәнҗешәмбе, 1 декабрьдә дәүләт телевидениесы эфирында Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк белдерде. Беренче тапкыр Украинаның рәсми заты телемарафон вакытында һәлак булучыларның күләме 10 меңнән артуын таныды.

30 ноябрьдә блогер Марк Фейгинның Youtube-каналында Президент офисы киңәшчесе Алексей Арестович һәлак булучыларның саны 10-20 мең дип белдергән иде.

Подоляк җиткергән мәгълүматның ни дәрәҗәдә рәсми булуы билгеле түгел. Ул Владимир Зеленскийның рәсми хисапларына сылтанды, әмма Украина президенты андый саннар китермәгән иде.

Бу атнада Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен украин гаскәренең 100 мең хәрбие һәлак булган дип белдергән иде.

Соңрак офисы аның хаталануын белдерде, монда сүз һәлак булучылар һәм яраланучылар турында бара диде. Шундый бәяләмәне элегрәк Пентагон да биргән иде.

Пентагон мәгълүматынча, Украинадагы сугышта Русиянең дә 100 меңнән артык хәрбие үтерелгән яки яраланган. Шул ук вакытта Русия саклану министрлыгы үз югалтулары турында соңгы тапкыр 21 сентябрьдә хисап тотты, 5937 кешенең һәлак булуын әйтте.

  • ВВС-ның урыс хезмәте һәм "Медиазона" басмасы ачык чыганаклардагы расланган үлемнәргә таянып, Украинада һәлак булган Русия хәрбиләренең исемлеген алып бара. 18 ноябрьгә анда 9001 хәрби теркәлгән.
  • Азатлык та Украинадагы сугышта һәлак булган татар-башкорт ир-егетләренең исемлеген алып бара. Ачык чыганаклардагы мәгълүматларга нигезләнгән исемлектә Татарстаннан - 171, Башкортстаннан - 264 хәрбинең исеме бар.
  • Русиянең Украинага һөҗүме 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG