Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге мәхкәмә "Хизб-ут Тәхрир" эше нигезендә кырымтатар активистын 17 елга ирегеннән мәхрүм итте


Марлен Мустафаев. 30 ноябрь 2022 ел
Марлен Мустафаев. 30 ноябрь 2022 ел

Марлен Мустафаевны террорчы оешма эшчәнлеген оештыру һәм хакимиятне көч кулланып алыштырырга әзерләнү турындагы җинаять маддәләрендә гаепле дип таптылар.

30 ноябрьдә Дондагы Ростовның Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе кырымтатар активисты Марлен Мустафаевны 17 ел колониягә хөкем итте. Аны террорчы оешма эшчәнлеген оештыру һәм хакимиятне көч кулланып алыштырырга әзерләнү турындагы җинаять маддәләрендә гаепле дип таптылар. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Җәза мөддәтенең беренче өч елын Мустафаев төрмәдә үткәрәчәк, соңрак колониягә җибәреләчәк, колониядән азат ителгәч, хәрәкәт итү иреген ел ярымга чиклиләр.

Мустафаев быел февраль аеннан бирле сак астында тотылды, аның белән бергә тагын берничә кырымтатар кулга алынган иде.

Гаепләү фаразынча, Мустафаев Русиядә тыелган "Хизб-ут Тәхрир" оешмасының җыелышларын уздырган. Ул "Хизб ут Тәхрир" эше белән бәйле хөкем ителгән башка кырымтатарлар: Азамат Әюпов, Риза һәм Энвер Омеров, Айдер Җәппаров белән берлектә, янәсе хакимиятне көч белән яулап алуга әзерлек гамәлләре башкарган.

Узган елның гыйнварында Энвер Омеров – 18, аның улы Риза Омеров 13, Айдер Джеппаров 17 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.

Азамат Эюповка исә быел июльдә "Хизб ут-Тәхри" эше нигезендә 17 ел кырыс тәртипле колония хөкеме чыкты.

Мустафаев иҗтимагый эшчәнлек белән Русия Кырымны аннексияләгәннән соң шөгыльләнә башлады. Ул сәяси чараларда катнашты һәм сәяси тоткыннарга ярдәм итте. "Кырым теләктәшлеге"ндә аның нәкъ менә бу эшчәнлекләре аркасында җинаять эзәрлекләвенә дучар булуын белдерәләр.

  • 2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Мәҗлес әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче кырым мөселманнарында тентүләр уза. Кырым татарларының күбесе Кырымны Русиягә кушуларына каршы чыккан иде.
  • Хәзерге вакытка йөздән артык кырымтатар колонияләрдә, яки тикшерү изоляторларында тотыла. Күп очракта аларны экстремизмда гаеплиләр.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG