Accessibility links

Уфада йөзләрне танучы биометрик систем кертеләчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аны киләсе елда кертергә ниятлиләр. Яңа систем кешенең йөзен генә түгел, атлап йөрешен дә таныячак.

Киләсе елдан Уфада күзәтү камералары аша йөзләрне тану биометрик системы кертергә ниятлиләр. Бу хакта республиканың эчке эшләр министрлыгында узган матбугат очрашуында Сбербанкның Башкортстан бүлеген җитәкләүче Азамат Салихов әйткән, дип яза "Аргументы и Факты".

"Ясалма интеллект ярдәмендә эзләүгә бирелгәннәрне табарга, яки җинаять кылган кешеләрнең кайда күчеп йөрүен тиз ачыкларга мөмкин булачак. Эчке эшләр министрлыгы белән багланышлар системы бар, алар аша тәртип саклаучыларга бу мәгълүматлар килеп торачак", дип аңлаткан Салихов.

Кайбер очракларда җинаятьчеләр йөзләрен битлек астына яшерә. Әмма яңа систем кешенең йөзен генә түгел, атлап йөрешен дә таныячак. Шулай ук ул сугышулар турында сигнал бирергә сәләтле диелә.

  • Йөзләрне тану, биометрик паспортлар һәм башка төрле дигитал алымнар Русиянең төрле төбәкләренә кертелде.
  • Бу башлангыч Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендәге хәлләргә дә охшаш. Көнбатыш басмалары Синҗан автоном төбәгендә халык өстеннән даими контрольне арттыру өчен заманча технологияләр кулланылуы турында тикшерүләр уздырып аны бәян иткән иде.
  • Синҗанда бар җирдә дә диярлек күзәтү камералары, күпме кеше узганын күзәткән, күз карасы аша кешене тану корылмалары урнаштырылган. Күп урында тимер эзли торган капкалар урнаштырылганы турында элегрәк Азатлыкка Ренат Насыйров та сөйләгән иде.
  • Кытай хакимияте заманча техниканы куллануны арттыру җәмгыять иминлеге өчен кирәк дип аңлата. Төп максаты – мөселманнарны өркетү хакында ләм-мим. Ә Кытайга барган чит ил вәкилләре җирле халык шул кадәр куркытылган хәтта урамда да бер-берсе белән аралашудан курка дип әйтә.
  • Бер ел элек Казанда "Имин шәһәр" програмы кысаларында видеокүзәтү камералары арттырылачагы хәбәр ителгән иде. Шәһәр мэры Илсур Метшин "Без торак йортларда, социаль корылмаларда, паркларда видеокамералар куюны дәвам итәбез. Шулар аша ачыкланучы җинаятьләр безнең дөрес юлда булуыбызны күрсәтә. Без аны камилләштерергә һәм камераларны арттырырга уйлыйбыз", - диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG