Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда видеокүзәтү камераларын арттырачаклар


Бүген Татарстан башкаласындагы торак йортларның яртысына видеокамералар урнаштырылган.

Казанда "Имин шәһәр" програмы кысаларында видеокүзәтү камералары арттырылачак. Бу хакта бүген шәһәр мэры Илсур Метшин башкала киңәшмәсендә белдерде.

— Без торак йортларда, социаль корылмаларда, паркларда видеокамералар куюны дәвам итәбез. Шулар аша ачыкланучы җинаятьләр безнең дөрес юлда булуыбызны күрсәтә. Без аны камилләштерергә һәм камераларны арттырырга уйлыйбыз, - диде ул.

Бүгенгә Казандагы торак пунктларның 50 проценты видео күзәтү камералары белән җиһазландырылган, ди шәһәрнең эчке эшләр идарәсе мөдире.

— Хәзерге вакытта "Имин шәһәр" һәм "Имин ишегалды" програмнары кысаларында 12 меңнән артык видеокамералар куелган. Алар аша без 700 җинаять һәм 800 административ канун бозуны ачыклый алдык, - диде Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе башлыгы Александр Мищихин.

Ике ел элек "Имин шәһәр" програмы кысаларында унаштырылучы видеокүзәтү камеаралары мөселманнар арасында ризасызлык уяткан иде. 2019 елда "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте Татарстан мөселманнары диния нәзарәтеннән Казан мәчетләренә керү мөмкинлеген бирүне таләп итте. Казанның "Миргазиян" мәчете имам-хатыйбы Габдрәүф Зәбиров моңа каршы чыкты. Әлеге камералардан мәгълүматлар турыдан-туры федераль иминлек хезмәтенә юлланачак дип белдерде. Соңрак ул эшеннән китте.

Шул ук елда эчке эшләр министрлыгы Башкортстан мәчетләрендә видеокамералар урнаштырырга киңәш иткән иде. Башкортстан мөфтияте рәисе Айнур Биргалин Татарстан мәчетләрендә өстәмә видеокамерлар урнаштыру белән чыккан җәнҗалны Башкортстан мәчетләренә камералар кую киңәше белән чагыштыру дөрес түгел дип белдерде.

Бу башлангыч Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендәге мәчетләр белән булган хәлләргә дә охшаш. Русия һәм Кытай этноконфессиональ сәясәт һәм югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне активлаштырды. Аерым алганда, Кытай ширкәтләре Русиядә кешеләрне тану системын куллануда тәҗрибә уртаклашалар, бу системнар тышкы күзәтү камераларына тоташтырылырга мөмкин.

2021 ел башыннан Казанда 19,5 мең җинаять теркәлгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 4,1 процентка азрак. Шул ук вакытта җинаятьләрнең зур өлешен киберҗинаятьләр алып тора. Ел башыннан банк карталары һәм электрон исәп-хисаптан 2,5 мең урлау һәм интернет аша 3,5 мең алдау очрагы теркәлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG