Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык” яшьләр берлеге Йосыф Акчура исемен мәңгеләштерүне сорап Төркия һәм Татарстан җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте


Наил Нәбиуллин Йосыф Акчура кабере янында
Наил Нәбиуллин Йосыф Акчура кабере янында

Мондый хатны "Азатлык" берлеге Казан мэрына узган ел да язган иде. Берлек рәисе Наил Нәбиуллин Йосыф Акчура исемен Казанның Яңа Сосновка бистәсендәге бер урамга бирүләрен әйтә. Әмма мондый шәхеснең исеме Казанның үзәгендәге урамнарның берсенә бирелергә тиеш дип саныйбыз, ди ул.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Төркиянең — 30, Татарстанның ике шәһәре мэрларына, шулай ук Татарстанның 43 районы башлыгына хат язган. Берлек шәһәр һәм район үзәгендәге урам-мәйданнарга, мәктәпләргә галим, сәясәтче Йосыф Акчура исемен бирүне сораган.

"Ул үзенең иҗтимагый, фәнни эшчәнлеге белән татар-төрек мәдәни багланышлары үсешенә зур йогынты ясаган галим" дип искәртелә берлек рәисе Наил Нәбиуллин имзалаган хатта.

Узган ел 14 декабрьдә дә Наил Нәбиуллин Татарстан президентының интернет почтасына 9 гозер-таләптән торган хат юллаган иде. Ул язган хатта Казанның зур һәм үзәк урамнарының берсенә Йосыф Акчураның исемен бирү, Казандагы берәр мәктәп яисә гимназияне аның исеме белән атау, яңа парк яисә метро тукталышларына Акчура исемен бирү, сәясәтче турында тарихи, нәфис фильмнар төшереп аларны даими күрсәтеп тору тәкъдим ителде.

Нәбиуллинның хатына Казан башкарма комитеты җавап бирде. "Хәзерге вакытта Казан шәһәре территориясендә рәсми атамалары булмаган һәм Йосыф Акчура кебек бөек шәхес исемен бирерлек урамнар юк" диелгән иде җавапта.

Исемнәрен Казандагы урыннарга бирү тәкъдим ителгәннәр базасына Йосыф Акчураны да кертүләрен сорап, Казан башкарма комитеты Топонимика комиссиясенә хат юллаган, диелде.

Узган елгы мөрәҗәгатеннән соң, Наил Нәбиуллин Йосыф Акчура исемен Казанның Яңа Сосновка бистәсендәге бер урамга бирүләрен әйтә.

"Хариталарны карый башлагач, Казан читендәге бу бистәдә Йосыф Акчурин урамы барлыкка килүен күрдек. Әмма мондый шәхеснең исеме Казаннан читтә түгел, Казанның үзәгендәге урамнарның берсенә бирелергә тиеш дип саныйбыз. Шуңа күрә быел Казан мэры исеменә янәдән хат яздык һәм "бу урын безгә ошамый, ул беркем күрми торган җирдә урнашкан", дип искәрттек. Йосыф Акчура — татарның бөек шәхесе, аның исемендәге урам да лаеклы урында булырга тиеш", дип белдерде Наил Нәбиуллин "Азатлык"ка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG