Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шольц Путинны Украинадан Русия гаскәрен чыгарырга һәм дипломатиягә чакырды


Путин һәм Шольцның Мәскәүдәге очрашуы. 15 февраль
Путин һәм Шольцның Мәскәүдәге очрашуы. 15 февраль

Германия канцлеры Русия президенты белән бер сәгатьләп телефоннан сөйләште.

Бүген, 2 декабрьдә Германия канцлеры Олаф Шольц белән Русия президенты Владимир Путин телефоннан сөйләште. Бу аларның сентябрьдән башлап беренче тапкыр шалтыратышуы.

Канцлерның матбугат хезмәтендә аралашуның бер сәгать баруын, "Русиянең Украинага каршы дәвам иткән агрессив сугышына һәм аның нәтиҗәләренә" багышланган булуын хәбәр иттеләр.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Шольц Русиянең Украина сивил инфраструктурасына һава һөҗүмнәрен хөкем иткән һәм Германиянең Украинага ярдәм итүдә карарлы булуын искәрткән. Шулай ук канцлер Русия президентын низагны "тизрәк дипломатик хәл итүгә ирешергә, шулай ук Русия гаскәрен чыгарырга" чакырган. Шулай ук "ашлык килешүе" турында да сүз булган. Хәбәрдә башка нечкәлекләр турында әйтелми.

Телефон сөйләшүе турында Кремль дә язып чыкты. Хәбәрдә әйтелгәнчә, Путин Русия гаскәре "Украина җирләрендәге билгеле бер һәдәфләргә ракет һөҗүмнәре ясаудан озак тыелып торды" дигән. Әмма хәбәрдә әйтелгәнчә, хәзер бу чаралар "Киев Русиянең сивил инфраструктурасына ясый торган провокацион һөҗүмнәргә җавап" булып тора. Кырым күпере мисалга китерелгән (ул 8 октябрьдәге шартлауда зыян күрде һәм Украина бу шартлауга катнашы булуын рәсми расламады) һәм энергетика объектлары (нәрсә турында сүз баруы төгәл әйтелми) телгә алынган.

  • 10 октябрьдән башлап Русия Украинаның энергетика объектларына берничә көчле һөҗүмнәр ясады. 23 ноябрьдә булган шундый соңгы һөҗүмнән соң, илнең күпчелек өлеше берникадәр вакытка утсыз калды, әлегә кадәр өзеклекләр күзәтелә.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моны "хәрби операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG